Урмай авылы "Кара пулат” мәчетендә беренче тапкыр шәригать кануннары буенча никах теркәлде. Яшь парлылар, Фәрит кызы Динә Гыйбатдинова һәм Гумәр улы Мансур Шәйдуллиннар иң кадерле туганнары, дуслары белән мәчеткә җыелдылар, Урмай авылы мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин яңа гаиләгә никах укыды , башлап вәгазь сөйләде, аннан никах хөтбәсен укыды. Гомумән алганда, Фәнис хәзрәт Сафиуллин "Мәчетебез никах укырга, балаларга исем кушарга һәркем өчендә әзер. Килегез, без һәрвакыт шат булып калабыз”-диде. Чыннанда, никах бик җылы үтте. Килгән кунаклар мәчетнең матурлыгына, гүзәллегенә соклануларын белдерделәр. Мәчет шул вакытта төзелеш эшләрен дәвам итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан килгән акчага тәхарәтнәмә , террасалар төзиләр, төрле уңайлыклар тудыралар.
Яшь парлыларга Фәнис хәзрәт никах укыды һәм никахлашу көне белән котлады. Мәчеттә җылылык, тынычлык сизелә." Урмай авылында тормыш халыкара тынычлыкның дин белән үрелеп баруын күрәбез"- диделәр кунаклар. Алар арасында башка милләт һәм төрле шәһәрләрдән кайткан кунакларда бар иде. Шәкер авылыбызда динара мөнәсәбәтләр әйбәт , халкыбыз дөнья көтәргә дә вакыт таба, рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен дә мөмкинлекләр тудырылганга шатлана
Урмай авылы Кара пулатында беренче никах
Кара пулатта беренче никах
Кара пулатта беренче никах
ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru
Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.