Хөрмәтле Альбир хәзрәт Крганов!

09 октября 2020

Хөрмәтле Альбир хәзрәт Крганов!

Сезне Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте хезмәткәрләре,шәхсән аның рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, “Гөлстан” мәдрәсәсе хезмәткәрләре исеменнән туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!

Сез үзегезгә игелекле һәм җаваплы рухи өлкәдә хезмәт итү юлын сайлагансыз, һәм бүген Россия һәм Чувашстан мөселман өммәтен берләштерү, аны белем-мәгърифәтле итү, җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын тагын да ныгыту өчен бәрәкәтле көч куясыз. Әлеге күпкырлы, гаять әһәмиятле эшчәнлегегездә, республика һәм халык мәнфәгатьләрендә күркәм башлангычларыгызда уңышлар, тугры фикердәшләрегез һәрчак яныгызда булуын телибез. Тормышыбызга ямь өстәп,саулыклы озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен Ходай! Гаиләгезгә терәк булып, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!

10.10.2020 нчы ел.

Галерея изображений

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.