Татарстан Диния нәзарәте куанычлы вакыйгалар белән, иншаАллаһ, даими куандырып килер

19 апреля 2013

Татарстан Республикасы

Диния нәзарәте рәисе, мөфти

Камил хәзрәт Сәмигуллинга

Хөрмәтле Камил хәзрәт!

Мәскәү, Русиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте вә аларга багълы булган мөхтәсибәтләр, мәхәллә, мәктәп-мәдрәсәләребез исеменнән чын мөселман сәләме белән сәләмлибез:

Әссәләмегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бу көннәрдә тарихи Ватаныбыз Татарстан башкаласы Казанда булып узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда сез милли җөмһүриятебезнең мөфтие булып сайландыгыз. Гасырлар дәвамында тарих, дин, тел вә йола, мәгариф-мәдәният үсешенең бер казаны, мәркәзе булган Татарстан җирлегендә, татарны таныткан Ватаныбызда, мөфти вазифасына керешүгез, бер үк вакытта шактый җаваплы да, куанычлы да хәл. Әлеге вакыйга белән без Сезне ихластан тәбрик итәбез!

Татарстан Республикасының барлык мәхәллә вәкилләренең ышаныч, хәер-фатихасы белән, мөфти вазыйфасына сайлангач та, Динебез, Милләтебез һәм Ватаныбыз үсеше, алгарышы өчен Сезгә армый-талмый хезмәт куярга Аллаһы Раббүл Гыйззә насыйп итсә иде.

Русиядә Ислам үсеше, һичшиксез, Татарстанга да бәйле. Илебез мөселманнары, Казанга, Татарстанга карап, аның тәҗрибәсен, эшләү алымнарын барлап, өйрәнеп кенә калмыйча, уңышларына куанып та тора. Татарстан бу мәсәләдә дә бер өлге, үрнәк икәнлегенә һич шик юк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә, Сезнең җитәкчелектә куанычлы вакыйгалар белән, инша Аллаһ, даими куандырып килер. Гасырлар дәвамында шушы җирлектә формалашкан дини-милли мирасыбыз, татар илаһият гыйлеме Сезнең эшегездә ныклы нигез булып торыр дип уйлыйбыз.

Раббыбыз Дин һәм Милләт үсешендә олы эшләр башкарырга, Ватаныбыз вә халкыбыз тәрәккыяте өчен фидаиләрчә гамәлләр кылырга насыйп һәм мөяссәр кылса иде. Әмин.

Олы ихтирам белән,

Мәскәү, Русиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы Албир хәзрәт Крганов. 

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.