(татарча) Татар Согыты авылының Урталык мәхәлләсе Зәйдулла улы Миннәтулла исемендәге мәчетнең 20 еллыгы.

16 июня 2014

 10 июньдә Татар Согыты  авылының Урталык мәхәлләсе Зәйдулла улы Миннәтулла исемендәге мәчетнең  20 еллыгына багышланган тантана булды. Аны ачып мәчетнең имамы Рәфик  хәзрәт Кадиров мәчетләр төзүнең әһәмияте, савабы турында сөйләде, мәчетнең тарихы белән кыскача таныштырды.Чыгышының ахырында мәчетнең ачылу вакыты - 1994 нче елның 20 маенда төшерелгән видеоязманы күрсәтте.Бу мәхәллә халкына да,килгән кунакларга да бик ошады.

DSC00151

 Мәчетнең элеккеге имамы 90 яшьлек Фатих хәзрәт Мусин Корьән сүрәләре укыды һәм мәчетне төзүдә башлап йөрүчеләргә, аны бина кылучыларга багышлап дога укыды.

Чувашстан  Диния нәзараты рэисе Мансур хәзрәт Хайбуллов мөфти Альбир хазрэт Крганов исеменнэн тэбриклэп,  бик эчтәлекле чыгыш ясады, мәчет тормышында актив катнашучыларга, ярдәм күрсәтүчеләргә Чувашстан  Диния нәзараты исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

 Бәйрәмгә авыл халкы бик актив катнашты.Чакырылган кунаклар арасында баш казый Сәедзадә хәзрәт Гимаев һәм Татар Согыты авылы администрациясе башлыгы Нәгыйм Хасянов,мәктәп директоры Хәйдәр Сабитов та бар иде.

 Ахырда Рәфик хәзрәт электрон презентация ярдәмендә мәчетнең тормышы турында таныштырды һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

 Соңыннан мәчеткә йөрүче балалар үзләренең дини белемнәрен күрсәтеп чыгышлар ясадылар.

 Бәйрәмнең ахыры чәй белән сыйланып тәмамланды.Тантана бар халыкка да бик ошады.

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.