Шулай ук аеруча шушы күркәм Рамазан аенда мәчетебезгә зур ярдәм иткән иганәче-ләребезгә дә рәхмәт, Аллаһ дөнья вә ахирәттә рәхмәтен иңдерсен иде. Тормышлары бәхетле, гомерләре озын вә саулыклы, җаннары тыныч, эшләре уңышлы гына барсын иде.
Мәчетебездә туктаусыз эшләп килгән, Аллаһка шөкер, мәдрәсәне тәмамлап югары дини белем бирү йортларында читтән торып дини белем алучы кардәшләребезгә, абый вә апаларыбызга уңышлар телибез. Изге Рамазан аенда теләгән теләкләрегез, кылган догаларыгыз кабул булсын иде!
Шәхсән үземнең исемемнән, аксакалларыбыз исеменнән, мәчетебез мөтәвәллияте исеменнән, гомумән барча мәхәлләбез исеменнән сезне киләсе Ураза Гаете белән тәбрик итәм! Тоткан уразаларыгыз, кылган гыйбадәт вә игелекләрегез кабул булсын! Дөнья вә ахирәттә бәхетле һәм дәрәҗәле булыгыз! Теләгән теләкләрегезгә вә хәерле хыяларыгызга ирешегез!
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Киләчәк Ураза Гаете намазна мәһабәт мәчетебезгә картын вә яшен, кайткан кунакларны, барчагызны чакырабыз! Рәхим итегез!!!
Татар Согыты авылының Урталык мәхәлләсе мулласы, авылның Валиуллов Миннәтулла Зәйдулла улы исемендәге Үзәк мәчете имамы Рэфыйк хәзрәт Сәфров.
