Тамгаңны беләсеңме? Рәшит Минхаҗ. Ватаным Татарстан

30 октября 2013

Атаң бирмәс, тамга бирер, дигән бик тирән мәгънәле мәкалебез бар. Атаң алып бирә алмаса да, тамга салынган булса, дәгъвала­шырга урын калмый, дигән мәгънәдә генә түгел ул. Анда нәсел тамгасы турында сүз бара. 25 октябрь көнне Чуашстан Республикасының Комсомол районындагы Урмай авылында “Милли мирас” ди­гән гыйльми-гамәли конференция булды.Шул конферен­циядә чыгыш ясаганда, күплә­ребез нәсел тамгасын белми, аларның шактые метрикә кә­газьләрендә сакланган, архивларда чокчынсагыз, барыбер нинди дә булса мәгълү­мат­лар­га юлыкмый калмассыз, дип киңәш бирде милләт­тәшлә­ре­безгә тарихчы Рәшит Галләм. Әйе, әби-бабайла­ры­быз истә­лекләре, кабер ташлары, элгә­реләребездән сакланып калган кулъязмалар, елга-күл, чишмә, ерганак исемнәре, архив чыганаклары – болар барысы да милли мирасыбызны тәшкил итә; нәселебезне, халкыбыз тарихын тәгаенләү юлында бәһа­сез хәзинә булып тора. Әнә чуаш галимнәре арасында, төбәктәге татарлар – татарлашкан чуашлар алар, дигән фараз да бар икән. Бу фикергә ничек карыйсыз дип сорагач, Р.Галләм турыдан бәреп, әки­ят бу, монда бәхәс кузгатырлык бернинди нигез юк, дип белдерде. Төбәк тарихын өй­рәнүче журналист Рафис Җәмдихан исә, гомумән, Чуашстан топонимикасын өй­рәнгән, төбәктәге топоним­нарның 70 проценты бик җи­ңел татарча аңлатыла дигән нәтиҗәгә килгән (300 кешелек Җәмдихан нәселе җыен­нарын үткәрә башлаулары да бик кызык тоелды безгә). Аерым алганда, Чабаксар сүзе үзе дә чыбык сарай дигән сүздән килеп чыккан, дип шә­рехләде ул. Бу төбәк татарлары – Темников, Касыйм ягыннан килеп урнашкан халык, дигән фикер таралган фәндә. Югыйсә бу тарафлар Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорлары вакытында татар биләмәләренә кергән. Шуңа күрә җирле ха­лыкның күп өлеше биредә элек-электән яши, ә менә мор­заларның Касыйм якларыннан килүе ихтимал, дигән нә­тиҗәгә килде конференциядә катнашкан галимнәрнең күп­челеге. Янә архивларда саклана торган суд эшләрендә, генераль ызанлау материалларында да төбәк тарихына, авылларның килеп чыгышына, төрле нә­селләрнең мөнә­сәбәтләренә кагылышлы кызыклы мәгълү­матлар күп; аларны да игътибар белән өйрәнергә кирәк, дигән фикерне дә авыллар тарихын язучылар уйларына уйдырып салгандыр дип ышаныйк.
Татар энциклопедиясе институты директорының беренче урынбасары, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин 24 октябрь көнне генә Ульянда татар музее ачу тантанасында катнашуы турында сөйләде. “Өлкә­дәге беренче татар музее бу. Милләттәшләребездә үзаң тәрбияләү өчен кирәк”, – дип андагы кардәшләребезнең Ульян өлкәсе татарлары энциклопедиясен булдырырга җыенуларын хәбәр итте.
Шөкер, моның җирлеге бар. Әйтик, Шыгырдан авылы тарихы турында шактый кызыклы гына китап дөнья күр­гән. Тукай авылында яшәүче Гаязетдин Ямалетдинов та туган авылы хакында, үзебез өчен генә, дип шактый кү­ләмле хезмәт язган. Бу уңай­дан, үз авылыңның чын, олы тарихын шушы авылдан чыккан кеше генә яза ала дигән фикер дә киң таралган. Бик бәхәсле фикер бу. Ярый ла, авылда киң карашлы, тарихи аңлы, теләге һәм мөмкинлеге булган кеше табылса. Уфа, Оренбург, Ульян, Казан, Мәс­кәү архивларында чокынып, авылның борынгы тарихын язу бер дә ансат түгелдер.
Урмай авылы мөгаллимнә­ре, мулла-абыстайлары, мә­чет­ләре тарихы турында аерым чыгышлар булуы да авыл тарихын язуга ныклап алынулары турында сөйли. Дини мирасыбыздан тыш, мәдәни мирасыбызны – җыр-биюлә­ребезне саклау, яшәтү дә мө­һим эш. Бу җәһәттә конферен­циянең Урмайда үтүе отышлы. Чөнки Шыгырдан Чуашстан татарларының дини үзә­ге саналса, Урмай мәдәни үзәге булып тора. Авылда яшәүче, Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов оештырган “Мишәр” ансамбле РФдәге татар төбәклә­рендә яхшы мәгълүм дисәк, һич арттыру булмас.

Конференциядә яңгыра­ган тагын бер бәхәсле фикер­гә тукталмыйча кала алмыйм. Анда урыс телле бер каләм­дәшебез мирасыбызны мөм­кин кадәр урыс телендә башкаларга җиткерергә, пропагандаларга чакырды. “Мира­сыбызның нинди бай, халкы­бызның нинди укымышлы, булдыклы булуын белеп бе­термиләр бит”, – дип уфтанды ул. Миңа калса, аклану омтылышы бу. Мирасыбызны урысларга да, инглиз-япон­нарга да аңлатырга, җитке­рергә кирәк, әлбәттә. Тик без иң әүвәл татарларга татарча аңлатырга тиеш. Югыйсә ила­һият галим­нәребезнең иң әһәмиятле китапларын халыкка кайтарабыз дип, алар­ның хезмәтлә­рен нигездә урысча бастыралар. ТР Диния нәзарәте каршында яңа гына оештырылган “Хузур” нәш­рияты да, исеме­нең язылуыннан аңлашыл­ганча, беренче чиратта урыс телле хезмәт­ләрне бастыруга өстен­лек бирер, ахры. Хәер, мәш­һүр­лә­ребезгә багышланган гыйльми конферен­ция­ләрдә яңгы­раган чыгышлар­ның да кү­бесе урысча. Татар теле фән теле буларак үсми дигән сүз дә бу.
Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый, дип язылган иде гыйльми җыелыш үткәрелгән залның түрендә. Милли мирасны саклау зарурлыгын кайгыртулары – тарихи хә­тер­не барлау да инде ул.

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.