Шыгырданда Мәүлид бәйрәменең йомгаклау кичәсе.

28 декабря 2016

Декабрьнең 26сында Шыгырдан җәмигъ мәчетендә 2016 елның Мәүлид бәйрәменең йомгаклау кичәсе уздырылды. Бәйрәмгә чит төбәкләрдән килгән кунаклар, күрше авыллардан һәм үзебезнең авыл халкы, балалар чакырылды.

<style>

Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) һәм аның сәхәбәләре тормышына багышлап мөнәҗәтләр башкару, касыйдәләр уку, Аллаһ илчесен олылап салаватлар әйтү белән үрелеп барган бәйрәм тантанасы Шыгырдан җәмигъ мәчетендә өйлә намазыннан соң башланып китте. Кунакларны Мәүлид бәйрәме белән Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Чуашстан Диния Нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов тәбрик иттеләр. Җавап итеп кунаклар да үзләренең сәламнәрен тапшырдалар һәм үз төбәкләрендә уздыра торган Мәүлид бәйрәме үрнәге белән таныштырдылар.

Мәүлид аенда Чуашстан мәчетләрендә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укылды, дини мәҗлесләр оештырылды. Мәүлид бәйрәмен мәчетләрдә генә түгел, ә һәр мөселман кешесе үзенең өендә якыннары, туганнары белән чәй табыны артына җыелып, Аллаһы Тәгаләне һәм аның илчесен олылап, догалар кылып, бигрәк тә сабый балаларны куандырып, аларга бүләкләр өләшеп үткәрде.

Килгән кунаклар һәм балалар рәсүлебезне олылап салаватлар әйттеләр, мөнәҗәтләр укыдылар. Күркәм кичә Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.

Кичен Шыгырдан мәдәният йортында балалар көче белән хәзерләнгән Мәүлид конөерты булды. Балаларны шатландырып Мәүлид бүләкләре тапшырылды. авыл халкы, ата-аналар балалар чыгышы белән канәгатъ булдылар.

5
6
7
8
9
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
32
33
1

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.