"Шыгырдан сөйләшүе" форумында Самараның Гали авылы эшмәкәре үз тәҗрибәсе белән уртаклашты

21 сентября 2017

Расих Юнысов 15 сутый мәйданны биләгән теплицада помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә. (Чуваш Республикасы, 19 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Чуваш Республикасында чираттагы төбәкара авыл икътисад форумы үз эшен дәвам итә. "Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән форумның өч сессиясенең берсе шәхси хуҗалыкларда алып барылган теплица эшчәнлегенә багышланган иде. Сөйләшү Батыр районының бизнес-инкубаторы базасында оештырылган иде.

“Түгәрәк өстәл”гә җыелучылар каршында үз тәҗрибәсе белән Самараның Гали авылы эшмәкәре Расих Юнысов уртаклашты. 32 яшьлек егетнең әлеге тармакта 13 еллык тәҗрибәсе бар. Бүген аның гаиләсе 15 сутыйлык теплицасында помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә.

"Сезонга теплицаның 1 сутый мәйданы 50 мең сум чиста табыш бирергә мөмкин. Бездә уңыш май аенда өлгерә һәм август азагына кадәр яшелчә сатабыз. Теплица эшчәнлегенең авылда киң җәелүе файдага гына", - ди Расих Юнысов.

Гали авылы мисалында әлеге эшмәкәрлек үсеше Шыгырдан халкында да зур кызыксыну уятты. Форум үз эшен дәвам итә.

Расих Юнысов белән тулырак әңгәмәне якын арада Интертат электрон газетасыннан укый алырсыз.

"Татар-ифнорм"

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.