"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде

21 сентября 2017

Шыгырдан авыл мәдәният йортында форумның пленар утырышы бара.

(Чуваш Республикасы, 19 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Чуваш Республикасында "Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән "Шыгырдан сөйләшүе" төбәкара авыл икътисад форумының пленар утырышы башланды. Катнашучыларны беренчеләрдән булып Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев сәламләде.

"Сезне җиденче форумда күрүемә шатмын. Ел саен форумга илнең төрле төбәкләреннән талантлы, эш сөйгән, үз фикере булган кешеләр җыела. Һәм әлеге җыелу нәтиҗәсендә алга таба эш итүдәге гамәлләр алгоритмы булдырыла", - диде республика башлыгы.

Михаил Игнатьев сүзләренчә, форум уздырылып килү нәтиҗәсендә башкарма хакимият, кече эшмәкәрлек вәкилләре һәм халык өчен ачык аралашу мәйданчыгы булдырылды.
"Безнең өчен кире элемтә булу мөһим. Төрле төбәктә яшәүче халык белән очрашуга бик теләп чыгабыз. Бу муниципаль төбәкләрдә яшәүчеләрнең хәлен аңларга булыша", - диде республика башлыгы.
Чуваш Республикасы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегенә тукталып, җирле продукциянең экологик яктан чиста булуын, авыл хезмәтчәннәренең уңайсыз һава шартлары торганда да уңай эш нәтиҗәсе күрсәтә алуларын билгеләп үтте.

"Авылда керемне арттырырга була. Моның өчен кулланылышта булмаган җир мәйданы да бар. Яшьләргә үзләрен ачарга мөмкинлек тудырырга тиешбез. Авылда хезмәт белән тәэмин итү проблемасы әле саклана. Авылларның социаль-икътисади үсеш проблемасы элек тә, бүген дә актуаль булып кала бирә. Шуңа да әлеге максатта миллиард сумнарда акча бүленә", - диде Игнатьев.
Республика башлыгы чыгышының азагында форумда катнашучыларга иминлек, бер-берсенә карата хөрмәт белән карарга чакырды. Эш нәтиҗәсе шуңа бәйле, диде ул.

"Татар-информ"

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.