Шыгырдан авылында иске татар стилендә яңа мәчет төзелә

17 ноября 2016

“Шыгырдан авыл икътисади форумы” вәкилләре авылда төзелүче җиденче мәчет нигезенә киләсе буынга мөрәҗәгать язылган капсула салу тантанасында катнашкан.

Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Кырганов сүзләренә караганда, мәчет янында иске татар стилендә тулы бер комплекс төзеләчәк.

“Мөслимә” мәчете безнең 46 нчы мәхәлләбез. Шыгырдан авылында ул җиденче мәчет булачак. Анда иске мәчетнең бинасы тора иде, хәзер иске татар стилендә яңа мәчет төзелеше бара. Янында коесы, фонтаны да булачак. Иске татар милли үзенчәлекләре мәчетнең архитектурасында да чагылыш табачак. Киләсе буыннарга юлланган капсулага кыскача тарихыбыз турында язылган, үткән буыннарны догадан ташламаска, динебезнең, милләтебезнең туры юлын саклап барырга кирәк дигән эчтәлектәге мөрәҗәгать салынды”, - дип белдерде Әлбир хәзрәт.

“Мөслимә” мәчетен киләсе елга, форум вакытында ачарга ниятлиләр.

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.