Шыгырдан авылында Гаилә аллеясы ачылды һәм җиденче мәчет манарасына ярымай куелды

21 сентября 2017

 Форум кунаклары әлеге вакыйгаларны алкышлап кабул итте. (Чуваш Республикасы, 19 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Чуваш Республикасында "Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән "Шыгырдан сөйләшүе" төбәкара авыл икътисад форумында катнашучылар ике истәлекле вакыйганың шаһиты булды. Шыгырдан авылында бүген "Гаилә аллеясы" ачылды һәм чираттагы мәчет манарасына ярымай куелды.

Шыгырдан - дини татар авылы. Биредә моңа кадәр мөселманнарга алты мәчет хезмәт итсә, тиздән мәхәлләнең җиденче гыйбадәт йорты дә үз ишекләрен ачарга тиеш. Бүген Шыгырданда төбәкара форумда катнашучылар "Мөслимә" мәчете манарасына ярымай куелу тантанасын алкышлап кабул итте.

Əлеге мәчет Шыгырданда  берничә ел элек буш урында калкып чыккан яңа микрорайонда төзелә. Аны үз акчасына җирле эшмәкәр Минсәет Купкенов төзетә. Мәчеткә аның вафат булган тормыш иптәше истәлегенә Мөслимә исеме бирелгән. Əлеге мәчет төзелешенә узган елгы форумда истәлекле капсула салынган булган. Мәчетне киләсе елга ачу планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, авылның әлеге микрорайонында киләчәктә 160 лап хуҗалык булыр, дип көтелә.

Авылның "Халыклар дуслыгы" паркында исә "Гаилә аллеясы" ачылды, форум кунаклары анда агачлар утыртты. Аллеяның исеме гаилә белән бәйле булуы юктан гына түгел: 6 меңләп халкы булган Шыгырданда ел саен 60 лап гаилә төзелә, аерылышучылар юк, диде җирле җитәкчелек.
Сүз уңаеннан, Шыгырданда 18 яше тулмаган 1300 ләп кеше яши.

"Татар-информ"

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.