Рамик әфәнде Гаделҗановны Мөфтият 50 яшьлеге белән тәбрик итә

03 апреля 2011

Хөрмәтле Рамик әфәнде Гаделҗанов!

Чуашстан Мөселманнары Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнең исемемнән сезгә булган ихтирам вә хөрмәтемне җиткерәм.

Бу көннәрдә Сез, Аллаһы тәгалә санап кына биргән гомернең 50 елын билгеләп узасыз. Ир-ат өчен бу еллар әлбәттә гомер уртасы гына. Сезгә карап, Сездән өлкәннәр дә, яшләр дә гыйбрәт вә үрнәк ала. Күңел хөрлеген, яшлек матурлыгын, иман ныклыгын саклап торып, сез бик күпләргә үрнәк булып торасыз. Моннан тыш, гомерегезне матур гаилә, балалар белән бергә ямләндереп яшисез.

Сез милли һәм дини яңарышыбызның беренче көннәреннән үк алгы сызыкларында булдыгыз, беркайчан да бернинди авырлыклар каршында каушап калмадыгыз, сынмадыгыз! Хәзерге көндә дә Сез милләтебез алгарышы, динибез, туган телебез өчен җан атасыз! Барча изге эшләрегез өчен сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!

Хөрмәтле Рамик әфәнде!

 Cезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты  таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелләрне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Бөтен гомерегезне, кечегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә! Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый,кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларың рәхәтен күрүегезне, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Аллаһы тәгалә шушы котлауларыбызны дога иттереп кабул кылып,киләчәктә дә, иңне-иңгә куеп, бергә-бергә Аллаһы тәгалә юлында хезмәт

итәргә язсын.

Ихлас теләкләрем белән, Чуашстан, Мәскәү һәм Русиянең Үзәк өлеше мөфтие Альбир хәзрәт Крганов.

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.