Рамазанның соңгы көне - 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне, бу көнне Ураза гаете уза. Тәкъвимезгә күрә быелгы Рамазан аенда Кадер кичәсе якынча 13 июль кичендә була. Пәйгамбәребез (сгв) хәдисләрендә, Рамазан аеның соңгы ун көнендәге так көннәр дә Кадер кичәсе булырга мөмкин диелә.
Рамазан гаете намазы иртәнге 6 сәгат 00 минутта башлана.
Гает намазына кадәр иртән ятим, фәкыйр, мохтаҗларга фитра сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр хәдисләреннән аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли.
Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы йөзем, игеннең уртача хакларын санап чыгарып билгеләнә.
Шәригатькә муафыйк рәвештә, тормышы уртачадан түбәнрәк булганнар бодай бәясе белән, урта хәллеләр он хакы, ә зәкәт бирерлек малы булганнар йөзем бәясе белән фитра садакасын тапшыра.
Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум бер кешегә.
Фидия сәдакасы - 200 сум.
Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 18000.
Зәкят нисабы алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум.
Зәкәт, билгеле булганча алтын бәясе белән хисаплана. Әгәр дә, 85.14 грамм күләмендә алтын, яки шул алтынга туры килгән байлык булса - зәкәт түләнә. Быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 170 000 сум дип билгеләнгән. Бер ел кулланылмый торган иң азы шул күләмдә акчаң (байлыгың) булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар яки кассада сакланганы 170 000 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел.
