Поздравление Муфтия

21 января 2013

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте

аппараты җитәкчесе

Мансур хәзрәт Хайбулловка

Хөрмәтле Мансур хәзрәт Хайбуллов!

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аңа багълы булган мәхәллә һәм иҗтимагый оешмалар исеменнән Сезне туган көнегез белән ихластан тәбрик итәбез.

Чуашстан мөселманнарының соңгы еллардагы тормыш-хәятендә сез иң мөһим вазифаларның берсен алып барасыз. Бүгенге Чуашстан татар-мөселман яңарышында, мәхәллә, мәхәллә мәктәпләре, даими узып торган күп төрле чараларда Сезнең дә армый-талмый куйган хезмәтегезнең өлеше бәяләп бетергесез.

Чуашстан мөселман тормышы тотрыклы, шул ук вакытта киләчәккә төбәлгән ныклы адымнар белән алга бара. Монда Сез җитәкләгән Нәзарәт аппараты һәм мәхәллә-мөхтәсибәт-мөфтият мөнәсәбәтләренең уңышлы эшләп килүе сәбәп булып тора.

Мансур хәзрәт, Аллаһыга шөкрәналар булсын, ирешелгән уңышларыбыз шактый, киләчәккә дә ниятләребез изге. Сезгә, башкарып килгән эшләрегез өчен рәхмәт белдерәбез һәм алдагы тормышта да бәрәкәт, саулык-сәламәтлек телибез. Иңне-иңгә куеп, илебезнең тотрыклылыгы, алгарышы, дин-мөбинебез, мөселман тормышының үсеше ниятендә армый-талмый тагы да зур эшләр башкарырга Аллаһы Тәгалә насыйп вә мөяссәр кылса иде.

Олы хөрмәт вә ихтирам белән,

Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан Диния нәзарәтләре рәисе,

мөфти Албир хәзрәт Крганов.

на фото: Президент Татарстана  Р. Н. Минниханов  выручает  Благодарственное  письмо  Мансур хазрату  Хайбуллову  во  время  Форума  татарских имамов  в  Казани.  Июнь 2012 г. 

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.