Мунчали укулары-17

02 августа 2017

Агымдагы елның 29 июлендә Чүпрәле районы Мунчәли авылы көне - Мунчәли укулары бәйрәме үткәрелде. Бу бәйге 2008 елдан башлап һәр ел саен Мунчали авылы көне итеп үткәрелә. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятебезне үстерү, татар авылларын саклап калу үрнәкләрен күрсәтү буларак Мунчәли авылы бәйрәменең дәрәҗәсе елдан–ел күтәрелә, масштабы да киңәя бара. Бу зур бәйрәм быел 10 тапкыр үткәрелә. Әлеге чарага Татарстаннан, Ульяновск, Чувашия, Мәскәү һәм Нижгар өлкәләреннән күренекле галимнәре, дин әхелләре, танылган шәхесләр, артистлар һәм күренекле якташлар, зур кунаклар килгәннәр.Чуашстан Диния Нәзарәте рәисе, Чуашстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур хәзрәт Хайбуллов та чакырылган кунаклар арасында иде Бәйрәм Мунчәли авыл мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара “Мунчәли-укулары” дини җыен белән башланып китте. Татарстанның танылган имамнарыннан бәйрәм вәгазьләре, дини җырлар, кунаклар дин әһелләре чыгышы, өйлә намазы, корбан ашлары көннең беренче яртысында булды.

Татарстанның атказанган артистлары Алсу Абулханова, Рәзидә Шәрәфиева, Марсел Вәгыйзов, Азат Абитов, Дилә һәм Булат Нигматуллиннар, Чувашия Республикасы “Мишәр” халык фольклор ансамбле концерты бәйрәмгә килгән халыкны җыр - моңга күмде.

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.