Чуашстандагы мөселманнар, мәчет-мәхәллә, милли-дини җәмәгатьчелек, мөхтәсибләр, имам-хатыйб, мөәззин һәм мөдәррис-мөгаллимнәр исеменнән, Сезгә, туган көнегез уңаеннан, йөрәкләребездән чыккан ихлас тәбриклибезне җиткерәбез.
Чуашстандагы соңгы егерме биш елдагы Ислам тормышы Сезнең эшчәнлек, гамәл-тырышлыкларыгыз белән бәйле. Бу чор илебездә Ислам яңарышы вакыты икәнлеген истә тотсаң, Сез, Чуашстан мөселманнарын гаҗәеп бер авыр һәм катлаулы да булган, шул ук вакытта, чиксез куанычлар белән тулган дәверндә җитәкчелек итәсез.
Халкыбызның ихлас тырышлыгы белән Сезнең юлбашчылык бергә үрелеп бару нәтиҗәсендә, бүген Чуашстанда иллегә якын мәхәллә, кырыктан артык мәчет, алар каршында мәхәллә мәктәпләре гөрләп эшләп тора. Моңа тикле, Чуашстан тарихында булмаган “Гөлстан” мәдрәсәсе гыйлем-мәгърифәт тарата. Соңгы елларда халкыбызның асыл яшәеше булган мәхәллә системасына кайту, мәхәллә йортлары төзелү – шулай ук Сезнең җиткәчелек астында барды. Гомумән, Чуашстандагы мөселманнарның күпсанлы бүгенге уңышы – ул сезнең эшчәнлек нәтиҗәсе.
Хәзрәт, башланган, эшләнелгән эшләр шактый, алар инде тарих. Туган көнегездә, Аллаһы Тәгаләдән саулык-сәламәтлек, бала-онык бәхете, ике дөнья сәгадәте телибез. Чуашстан мөселманнары Сезнең белән киләчәктә тагы да зур-зур эшләргә тотынып, иңне-иңгә куеп, Милләтебез һәм Өммәтебез өчен игелек-изгелекләр кылырга ният тота. Иншалла, бу ниятләребез дә тормышка ашыр.
Олы ихтирам белән, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов.
