Мөфти Албир хәзрәт Крганов Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизне юбилее белән котлады

29 января 2013

Хөрмәтле  Илдус хәзрәт!

 Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аңа баглы булган  мәхәлләләр, "Гөлстан” мәдрәсәсе исемемнән  Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән  күңелләребездән чыккан ихлас  дога һәм сәламнәр белән тәбрикләргә рөхсәт итегез.

Хөрмәтле  мөфти хәзрәт!

Безнең  күз карасы кебек карап торган Татарстанда Сез бүгенге көндә бик җаваплы да,  шактый  авыр да булган  вазифа башкарасыз. Әлеге  хезмәткә Сез еллар дәвамында, тормышыгыз барышында тупланган  тәҗрибә, фикер һәм гыйлем белән килдегез. Татар-мөселманнарның гасырлар дәвамында тупланган илаһи гыйлемен, йола-гадәтләрен үстерүдә армый -талмый хезмәт кыласыз. Бүгенге көндә Татарстанда дини өлкәдә барган уңай үзгәрешләр ул - турыдан-туры Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсе. Әлбәттә,  үзгәрешләр барганда  проблемларга юлыкмый булмый. Шулай да,  тәвәкәллек, ныклы адымнар белән алга баруны, милләтебезгә хас булмаган төрле агым, юнәлешләргә каршы торуыгызны без күзәтеп, хәлдән килгәнчә ярдәм итеп киләбез.

Сезгә, шушы  бәйрәмегез көннәрендә, уңышлар теләп, тагын бер кат  юбилеегыз белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгаләдән саулык –сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, башкарган эшләрегездә уңышлар теләп калабыз.

 Олы ихтирам белән, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов

29.01.13

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.