Әлбир Крганов: Татарстан мөфтияте дә федераль дәрәҗәдәге мөфтият шикелле ул

26 декабря 2016

Татарстан мөфтияте республикада яшәүче мөселманнар өчен генә эшләргә тиеш түгел, ди мөфти. (Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан мөфтияте республикада яшәүче мөселманнар өчен генә эшләргә тиеш түгел. Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов шундый фикердә.

“Бөтен татарлар Казанга карап тора. Россиядәге татар мөфтиятләрен оештыра торган оешма — ул хәтта мөфтият тә түгел, ә Бөтендөнья татар конгрессы. Барыбызны да бергә җыеп, форумнар оештырып, Болгарга алып баручы дини түгел, ә иҗтимагый оешма булды”, - диде Әлбир Крганов бүген “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә журналистлар белән очрашу барышында.

Мәгълүм булганча, декабрь башында Россия мөселманнары дини шурасы оешу хакында игълан ителде. “Татар-информ” хәбәрчесе Әлбир Кргановтан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең хәзер кайсы мөфтияткә карарга тиешлеге белән кызыксынды.

“Татарстан мөфтиятенең кайсыдыр мөфтияткә карарга тиешлеге хакында сүз бармый. Татарстан мөфтияте — Россиянең бик олы мөфтиятләреннән. Ул үзе үк федераль дәрәҗәдәге мөфтият шикелле. Республиканың бер районында 40-60, хәтта 80ләп мәхәллә бар. Татарстан Республикасының мөфтияткә ярдәме бик зур. Башка бер генә дә мөфтияткә дә, хәтта матди яктан да, мондый ярдәм күрсәтелү юк”, - дип билгеләп үтте Әлбир Крганов һәм мондый ярдәмне тагын Чечня Республикасы мөфтияте генә алуын ассызыклады.

“Татарстан бүген шундый вәзгыятьтә — ул татар мөфтиятләренең берсен якынайтып, берсен читләштерә алмый. Дөрес тә түгел. Татарстан — ул төп йорт шикелле. Төп йортта исә теге киленне күбрәк яратам, монысын якынрак дип уйнарга ярамый. Татарстан да шулай”, - дип бәяләде мөфти республикадагы төп дини оешма эшчәнлеген.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/24/132027/

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.