Русия президенты В.В.Путинның ил халкына, Чуашия Республикасының вакытлыча республика башлыгы вазыйфаларын башкаручы О.А.Николаевның “ Коронавируслы йогышлы авыруны кертү куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында”гы 18 нче март №113-рг карарыннан чыгып, ЧР мәдәният министры Р.М.Лизакованың 26.03.2020 №04/11-2157 хаты нигезендә ,Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте карар кабул итте.
Нәзарәт президиум утырышына түбәндәге мөхтәсибләр,имам-хатыйблар чакырылды:
- Хайбуллов М.М – ЧР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Шыгырдан мөхтәсибәте мөхтәсибе.
- Козлов А.К.- Татар Согыты мөхтәсибәте мөхтәсибе.
- Сафиуллин Ф.А.-Урмай мөхтәсибәте мөхтәсибе.
Казыйлар:
- Гимаев С.М.- ЧР Диния нәзарәте казые.
- Яфизов Р.Р.- казый урынбасары.
- Миназетдинов Х.Р.- казый урынбасары.
Бүген, Шагъбан аеның 2 нче көнендә ( 26 мартта), Чуашия мөселманнары Диния нәзарәтенең утырышы узды. Чуашстанның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чараларын күрү – көн тәртибендә төп мәсьәлә шул булды. 26 мартта нәзарәтнең Президиум әгъзалары да тәфсилләп өйрәнде: утырышта мөфтият җитәкчелеге, Чуашстан имам-мөхтәсибләре катнашты.
Нәтиҗәдә, Президиум тәкъдимнәрен игътибарга алып, Чуашстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Диния Нәзарәтетарафыннан берничә карар кабул ителде.
Диния нәзарәте Кытайда, Мисырда, Иранда, Италиядә, Франциядә, Испаниядә һәм башка дәүләтләрдә коронавирус инфекциясеннән вафат булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Шура әгъзалары шулай ук дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра.
Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый.
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ислам хокукының төп принципларына таянып, Нәзарәт тарафыннан түбәндәге вакытлыча тәкъдимнәр кабул ителде:
1.Намазга чакыруны (азан) гадәттәгечә үтәргә, намаз башлану турында игъланны (камәт) азаннан соң ук әйтергә, җәмәгать белән намаз укуны бары мәчет хезмәткәрләре (имам, мөәзин,мөтәвәлли әгъзалары) катнашында гына башкарырга.
2.Мәхәллә кешеләре өчен мәчетләрдә һәм намаз бүлмәләрендә индивидуаль рәвештә (җәмәгать белән түгел, 50 кешегә кадәр ) биш вакыт намаз уку мөмкинлеген оештырырга.
3.Җомга намазын башкарганда фарыз гамәлләр белән чикләнү: җомганың мәҗбүри гарәп телле хөтбәсен озакка сузмыйча (3-5 минут) һәм ике рәкәгать намаз укырга.
4.Олы яшьтәге,иммунитеты көчсезләнгән, сәламәтлеге какшаудан курыккан дин кардәшләргә массакүләм дини чараларга, шул исәптән җомга намазларына бару киңәш ителми, шул рәвешчә җәмәгать намазларыннан тыелып торуны гөнаһ кылу дип санамаска.
5.Мәҗлесләрне, никах һәм исем кушу мәҗлесләрен дә, күп кеше катнашында оештыру гадәтен вакытлыча туктатып торырга кирәк.
6.Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә,якшәмбе укуларын, намаз бүлмәләрендә һәм уку йортларында белем бирү һәм тәрбия чараларын уздыруны вакытлыча туктатырга.
7.Мөмкин булганча, кул биреп һәм кочаклашып башкарыла торган традицион дини сәламләшүдән вакытлыча тыелып торырга.
8.ЧР мөселманнары Диния нәзарәте структурасына керә торган барлык мәчетләргә, гыйбадәт кылу бүлмәләренә, уку йортларына һәм оешмаларга кабул ителгән тәкъдимнәр буенча хәбәр бирүне оештырырга;
10.Санап үтелгән әлеге тәкъдимнәрне 2020 елның 5 апреленә кадәр яисә башка карарлар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга.
Председателю централизованной
религиозной организации Духовное
управление мусульман Чувашской Республики
М.М. Хайбуллову
Многоуважаемый Мансур Максутович!
В связи с угрозой завоза и распространения новой коронавирусной инфекции (COVID-2019) на территории Российской Федерации реализовывается комплекс профилактических и противоэпидемических мероприятий. Распоряжением Главы Чувашской Республики от 18 марта 2020 г. № 113-рг на территории республики с 18 марта 2020 г. до особого распоряжения введен режим повышенной готовности. Органами исполнительной власти Чувашской Республики совместно с органами местного самоуправления муниципальных районов и городских округов ведется работа по подготовке сил и средств для ликвидации возможных последствий чрезвычайной ситуации. Запрещено проведение спортивных, зрелищных, публичных и иных массовых мероприятий. В связи с этим Министерство культуры, по делам национальностей и архивного дела Чувашской Республики просит Вас рассмотреть возможность введения ограничений на посещение культовых учреждений на период режима повышенной готовности.
Заместитель председателя Совета по взаимодействию
с религиозными объединениями в
Чувашской Республике, и.о. министра Р.М. Лизакова
