Тагын бер кат барчаларыбызны мөбәрәк Рамазан ае белән котларга рөхсәт итегез.
Аллаһы Тәгаләдән барчабыз да изге Рамазан аенда безгә рәхим-шәфкать, ярлыкауны, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәркайсыбызга бәхет һәм муллык иңдерүен сорыйбыз. Раббыбыз төрле бәла-казалардан, бәхетсезлек һәм ярлылыктан сакласын иде. Аллаһы тынычлык, иминлек һәм сынауларда түземлек насыйп әйләсен. Хак Тәгалә барчабызның изге ниятләребез, эшләребез һәм казанышларыбызны зурласын.
Әммә бәгъдә: Чуашстан мөфтияте Рамазан аена кагылган кайбер мәсәләләрне ачыклап уза:
Рамазанның ахыргы көне 27 июльгә туры килә. 28 июль көнне Ураза гаете уза. Тәкъвимезгә күрә быелгы Рамазан аенда Кадер кичәсе якынча 23 июль кичендә була. Пәйгамбәребез (сгв) хәдисләрендә, Рамазан аеның соңгы ун көнендәге так көннәр дә Кадер кичәсе булырга мөмкин диелә.
Рамазан гаете намазы иртәнге 6 сәгат 00 минутта башлана.
Гает намазына кадәр иртән ятим, фәкыйр, мохтаҗларга фитра сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр хәдисләреннән аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли.
Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы йөзем, игеннең уртача хакларын санап чыгарып билгеләнә.
Шәригатькә муафыйк рәвештә, тормышы уртачадан түбәнрәк булганнар бодай бәясе белән, урта хәллеләр он хакы, ә зәкәт бирерлек малы булганнар йөзем бәясе белән фитра садакасын тапшыра.
Үзәк Диния нәзарәте белдерүенә күрә, быел безнең җирлектә яшәүче мөселманнар өчен түбәндәгечә фитра садакасы билгеләнә:
Авыр хәлдә яшәүчеләргә кимендә 19 сум,
Урта хәлле кешеләргә 50 сум,
Зәкят бирерлек кешеләргә 500 сум.
Фидия садакасы фитра садакасыннан чыгып билгеләнә.
Зәкәт, билгеле булганча алтын бәясе белән хисаплана. Әгәр дә, 85.14 грамм күләмендә алтын, яки шул алтынга туры килгән байлык булса - зәкәт түләнә. Быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 128 220 сум дип билгеләнгән. Бер ел кулланылмый торган иң азы шул күләмдә акчаң (байлыгың) булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар яки кассада сакланганы 128 220 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел.
Ихтирам белән,
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте Казые
Саедзадә хәзрәт Гимаев
