Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте Ураза ае башлануы белән ихлас күңелдән тәбрик итә.

18 мая 2018

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы мәчет-мәхәллә исеменнән, Сезне олугъ бәйрәмнәрнең берсе – Ураза ае башлануы белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен, алга таба да Үзенең рәхим-шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын иде.

Изге Рамазан ае хөрмәтенә Аллаһы Тәгаләдән рәхим-шәфкать, ярлыкау, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәркайсыбызга бәхет һәм муллык иңдерүен сорыйбыз. Раббыбыз төрле бәла-казалардан, бәхетсезлек һәм ярлылыктан сакласын иде. Аллаһы тынычлык, иминлек һәм сынауларда түземлек насыйп әйләсен. Хак Тәгалә барчабызның изге ниятләребез, эшләребез һәм казанышларыбызны зурласын.

Ватаныбызның тагын дә чәчәк атуын һәм аңа бары тик уңышлар гына насыйп булуын Аллаһ насыйп итсен. Раббыбыздан, барлык халыкларга да тынычлык, һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, һәр йортка иминлек, иркен тормыш вә бәрәкәт бүләк итүен сорыйбыз. Амин.

Рамазан мөбарәк булсын!

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе                                           Мансур хәзрәт Хайбуллов

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.