Ак бабай- Гәрәфи бабайның урыны оҗмахта булсын!
85 яше тулырга бер айлап вакыт калганда, бүген атна кич, җомга көн алдыннан, иртәнге намазны Урмай авылының үзәк мәчетендә укып чыккач, өйгә иртәнге чәйгә тормыш иптәше , ишле гаиләсе янына ашкынып кайткан вакытта Гыймади улы Гәрәфетдин Минегалиевны aвтомашина бәрдереп китә. Батыр районы хастаханәсендә Гәрәфи бабайның җаны чыга, бакый дөньядан фани дөньяга китеп бара."Гәрәфи бабай", Урмай авылында баласы да, олысы да аңа шулай дип дәшә. Урамнан үтеп баручы һәр балага аның кесәсендә конфет, олылар өчен үткен сүзе була иде. Авыл бәйрәмнәре Гәрәфи бабайдан башка үтмәде. Урмай авылының "ак бабай" образлы картына әверелергә өлгергән иде Гәрәфи бабай. Биш намазны калдырмыйча мәчеткә йөреде, мәчетләр салырга булышты, мәхәллә тормышында актив катнашты. Бүгенгесе көндә аның алты улы, өч кызы, күбесе инде үзләре әби-бабайлар. Гәрәфи бабайның 36 оныгы һәм оныкчылары Урмай авылында һәм Чабаксар, Казан шәһәрләрендә яшәп яталар.
Гәрәфи бабайның якты йөзе күңелебездә калыр. Аның урыны оҗмахта булсын!Ф. Гыйбатдинов сайтыннан

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru
Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.