Версия для печати

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Корбан бәйрәме белән котлавы

06 октября 2014

Мөфти Албир хәзрәт Кргановка!
Хөрмәтле Албир хәзрәт!
Сезне һәм "Мәскәү мөфтияте" әгъзаларын, Мәскәүдә яшәүче барча дин кардәшләребезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм.
Иман - иң элек Аллаһ Тәгаләгә ышану булса, икенчедән, тирә-яктагы кешеләргә карата игелекле, мәрхәмәтле һәм юмарт булуны күздә тота. Корбан бәйрәме - моның күркәм мисалы. Аллаһ Тәгалә чалган корбаннарыбызны, кылган догаларыбызны һәм игелекле гамәлләребезне кабул кылып, иманыбызга - ныклык, илләребезгә - иминлек, тормышыбызга бәрәкәт насыйп итсен иде.
«Ислам диненең иң камил чагылышы - сезнең бер-берегезгә генә түгел, хәтта белмәгән кешеләргә дә сәлам биреп сый-хөрмәт күрсәтү һәм мохтаҗларга ярдәм итү» дигән вәхи сүзләр безгә Ходай каршында иң күркәм гамәлнең ихластан игелек кылу икәнлеген аңлата.
Үзегезгә, гаиләгезгә, туганнарыгызга һәм барлык мөселманнарга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм уңышлар телим. Корбан гаете мөбарәк булсын!
Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының беренче президенты