Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены Казанда һәм өченче көнне Булгарда үтте. Бөтен ил буенча 900га якын әлеге җыенда катнашты. Мөфтиләребез һәм имамнарыбыз үзләренең чыгышларында кабаттан милли һәм дини юнәлешләрнең бергә үрелеп барырга тиешлекләрен билгеләделәр. Бар чыгыш ясаучылар да без ягъни татар конгрессы башлаган бу форумнарның елның иң мөһим җыены икәнлекләрен билгеләделәр. Татарстан Президенты якташыбыз Абдулбари улы Сафиуллинны, Чабаксар шәһәре татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Чуашстан Мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның киңәшчесе , "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.