Конференциядә яңгыраган тагын бер бәхәсле фикергә тукталмыйча кала алмыйм. Анда урыс телле бер каләмдәшебез мирасыбызны мөмкин кадәр урыс телендә башкаларга җиткерергә, пропагандаларга чакырды. “Мирасыбызның нинди бай, халкыбызның нинди укымышлы, булдыклы булуын белеп бетермиләр бит”, – дип уфтанды ул. Миңа калса, аклану омтылышы бу. Мирасыбызны урысларга да, инглиз-японнарга да аңлатырга, җиткерергә кирәк, әлбәттә. Тик без иң әүвәл татарларга татарча аңлатырга тиеш. Югыйсә илаһият галимнәребезнең иң әһәмиятле китапларын халыкка кайтарабыз дип, аларның хезмәтләрен нигездә урысча бастыралар. ТР Диния нәзарәте каршында яңа гына оештырылган “Хузур” нәшрияты да, исеменең язылуыннан аңлашылганча, беренче чиратта урыс телле хезмәтләрне бастыруга өстенлек бирер, ахры. Хәер, мәшһүрләребезгә багышланган гыйльми конференцияләрдә яңгыраган чыгышларның да күбесе урысча. Татар теле фән теле буларак үсми дигән сүз дә бу.
Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый, дип язылган иде гыйльми җыелыш үткәрелгән залның түрендә. Милли мирасны саклау зарурлыгын кайгыртулары – тарихи хәтерне барлау да инде ул.