СОРИЛЕ АВЫЛЫ МӘЧЕТЕНДӘ ДИНИ КУРСЛАР БАШЛАНЫП КИТТЕ

03 июля 2023
Яльчик районының Сориле авылы мәчетендә балалар өчен дини-әһлакый курслар башланды. Дәресләрне «Гөлстан» мәдрәсәсе шәкертләре алып бара.

Мәчет имамы Шәүкәт хәзрәт Сәлахетдинов:
- Без болай беренче тапкыр, беренче ел укытабыз. Мин икенче ел Сориле авылы мәчетнең имамы булып торам. Үзем алдан 4 ел шундый курсларга йөрдем, соңыннан «Гөлстан» мәдрәсәсенә укырга кердем. Хәзер инде 4 нче курста укыйм.

Курсларга күбесенчә шәһәрдән кайткан балалар йөри. Безнең авылдан бер бала килде. Әлегә ике кыз һәм җиде ир-бала. Ике көн дәресләр бирдек, бүген өченче көн Аллаһ теләсә. Җәйге вакытларда шәһәр балаларын динебез традицияләренә өйрәтү мөмкинлеген калдырмыйбыз.

Үзебез өчен дә беренче опыт. Мондый эш башлап караганыбыз юк иде. Үзебез белгәннәрне балаларга өйрәтмичә калмыйбыз. Исламия апа Ишмаева хәрефләргә өйрәтә. Мин инде үзем намаз темаларын күтәрәм. Фәния апабыз килеп чәй куя, өстәл әзерли. Ахырда физ-зарядка ясабый, спорт уеннары үткәрәбез. Менә шундый формада Сориле авылы мәчетендә җәйге курслар алып барыла.
 

ЦРО Духовное управление мусульман Чувашской Республики
429360, Чувашская Республика, Батыревский район, с. Шыгырдан, ул. Ленина, 60
Тел. 8 (83532) 63-842
E-mail: medrese21@mail.ru

Чебоксарская резиденция Муфтията Чувашии
428000, г. Чебоксары, ул. Гладкова, 18
Тел.: 8 (8352) 62-09-22

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.