24 нче июль көнне мәчет территориясендә мәхәллә җыелышы булды. Көн тәртибендә бер сорау - мәчет төзелеше һәм анда булышлык. Элек-электән мәчет, юллар, инешләр төзү эше зур савап эше булган. Мәхәллә халкы 28 июль көнне җомга намазыннан соң өмә белән котельняя, тәхарәт ханә һәм музейның нигезен салырга карар кылдылар. Өмә ял көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе) дәвам итәчәк. Аллаһы Тәгалә һәр булышучыга олы савабын насыйп итсен!