(Чуваш Республикасы, 19 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Чуваш Республикасында "Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән төбәкара авыл икътисад форумына карата Россия мөселманнары Дини шурасы мөфтие, Россия Иҗтимагый палата әгъзасы, Чуваш Республикасы Диния нәзарәте мөфтие Əлбир хәзрәт Крганов үз фикерен җиткерде.

"Бәрәкәт дигән төшенчә бар. Ə безнең төбәкнең бәрәкәте халкыбызның тырышлыгына бәйле. Архив материалларыннан күренгәнчә, моннан берничә йөз еллар элек үк Шыгырданда сәүдә эшчәнлегенең киң җәелүе мәгълүм, шул вакыттан ук авыл зиратының каралган булуы халыкның мәдниятле булуы турында сөйли" - дип фикерләре белән уртаклашты Əлбир Крганов.

Аның сүзләренчә, "Шыгырдан сөйләшүе" форумы үзенчәлекле булуы белән танылу алган.
"Форум төрле юнәлешне колачлый. Биредә мәдәният тә, дини мәсьәләләр дә, башкасы да алгы планга чыга. Шунысы да игътибарга лаек: ул ниндидер әмер биреп уздырылмый, аны халык, җәмгыять үзе тели. Актив мөһим сорауларны күтәреп чыга һәм күп эш башкарыла", - диде мөфти.
Форум үз эшен дәвам итә.
"Татар-информ"