Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Кырганов сүзләренә караганда, мәчет янында иске татар стилендә тулы бер комплекс төзеләчәк.
“Мөслимә” мәчете безнең 46 нчы мәхәлләбез. Шыгырдан авылында ул җиденче мәчет булачак. Анда иске мәчетнең бинасы тора иде, хәзер иске татар стилендә яңа мәчет төзелеше бара. Янында коесы, фонтаны да булачак. Иске татар милли үзенчәлекләре мәчетнең архитектурасында да чагылыш табачак. Киләсе буыннарга юлланган капсулага кыскача тарихыбыз турында язылган, үткән буыннарны догадан ташламаска, динебезнең, милләтебезнең туры юлын саклап барырга кирәк дигән эчтәлектәге мөрәҗәгать салынды”, - дип белдерде Әлбир хәзрәт.
“Мөслимә” мәчетен киләсе елга, форум вакытында ачарга ниятлиләр.