
Бөек татар драматургы, публицист, жәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мунчәли авылының мактаулы гражданы – Туфан Абдулла улы Миннуллинны искә алу чарасы да каралган. Чөнки әлеге бәйрәм аның ярдәме, теләктәшлеге һәм хәер фатихасы белән башланган булган. Исән чакта Туфан ага һәр ел саен бәйрәмгә кайтып, халык белән очрашып, аралашып, анда яшәүче халыкны яратып, хөрмәт итеп яшәгән. Шуңа да Чүпрәле районы халкы Туфан Абдулла улын тирән хөрмәт белән искә ала, аның үлемсез әсәрләрен сәхнәләштерә, искә алу кичәләре үткәрелә. 2012 нче елда мәрхүмнең вафатыннан соң Мунчәли авылның тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга зур өлеш керткәне өчен халык сорау буенча мәктәп диварында барельеф белән эшләнгән мемориаль такта ачыла. Чарада Галиәскәр Камал театры артистларының да катнашуы көтелә. Мунчәлинең 510 еллыгы һәм X- тапкыр узачак Мунчәли авыл бәйрәме унаеннан тантаналы чара, күренекле якташлар һәм кунаклар белән очрашу авыл мәдәният йортында узачак. Ә кичен мәйданда традицион зур бәйрәм концерты көтелә. Россиянең халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Абулханова, Рәзидә Шәрәфиева, Марсел Вәгыйзов, Азат Абитов, Дилә һәм Булат Нигматуллиннар, Чувашия Республикасы “Мишәр” халык фольклор ансамбле концерты бәйрәмгә килгән халыкны җыр моңга күмәчәк. Грандиоз шоу тамаша тонге 12 дә зур салют белән тәмамланачак дип ошандыра оешторучылар. Мунчәлиләр барлык якташларын, Чүпрәле һәм республика халкын зур бәйрәмгә чын күнелдән чакырып көтеп калалар!
Оештору комитеты рәисе Ильмир Измайлов