Версия для печати

МИЛЛӘТНЕ САКЛАУ ЮЛЫ БЕР – МӘГЪРИФӘТНЕ ТАРАТУ

26 сентября 2014

Әлбир Крганов – абруйлы, халык арасында хөрмәт казанган хәзрәтләрнең берсе. Ул тумышы белән Чуашстанның Батыр районыннан. 1994 елда Шыгырдан авылында Чуашстанның Диния нәзарәте оешкач, аны мөфти итеп куялар. Әлбир хәзрәт бүгенге көнгә кадәр шушы вазыйфаны үти. Шулай ук Русия үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү шәһәре мөфтие, Русия Җәмәгать палатасы әгъзасы булып та тора.

– Әлбир хәзрәт, Мәскәүдән күп нәрсә яхшырак күренә: Русия мөселманнары алдында бүген нинди төп проблемалар тора?

– Русия мөселманнары дигән төшенчә күпкырлы. Татарлар турында сөйләсәк – бер, Кавказ халкын телгә алсак, башка проблемалар, мәсьәләләр, калкып чыга. Июнь аенда Казанда узган Татар имамнары форумында көн үзәгенә куелган төп мәсьәләләрнең берсе татар мәхәлләсен торгызу булды. Ул система кайбер татар авылларында бар да шикелле, ләкин шәһәр шартларында аны саклау кыенрак. Мәхәллә дигән сүз кәгазьдә теркәп кенә башкарыла торган эш түгел. Ул бер җирлектә яшәгән мөселманнарның бергә тупланып, динебезнең идеалларына омтылуы, милләтебезгә файда китерик дип алып барылырга тиешле зур социаль хезмәте. Ни кызганыч, бу эш бүген аксый, аны терелтеп җибәрәсе бар, чөнки ул татар халкында гомер-гомергә яшәп килгән чара. Мәхәллә системасының кайбер элементлары фин татарларында яхшы чагыла. Алар читтә яшәп тә телне, гореф-гадәтне саклый алалар. Анда мәхәлләнең үз театры да, фольклоры да, яшьләр, хатын-кызлар белән эшләү бар. Башка халыклар арасында эреп югалмыйлар, үзебезнең милләт мөселманнары белән никахлашып, татар канын саклап киләләр.

Яшь имамнарыбыз күп, аларны төрле җиргә җибәрәбез. Бу егетләргә таләпләр зур: алардан янгын куркынычсызлыгы хезмәте дә, хокук сакчылары да, прокуратура да билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итә, ваһһабчылар белән дә көрәшергә, мәет озатырга, никах укырга, җомга намазы уздырырга һ.б. эшләргә кирәк. Хөкүмәт хезмәтендәге кеше 30-40 мең хезмәт хакы ала, яшь имамнарга социаль яктан да, матди өлкәдә дә бернинди ярдәм юк. Ә нинди генә өлкә булмасын, яшьләрсез яңа көч өстәргә, дәрт кертергә кыен. Татарстан диния нәзарәте яшь белгечләр өчен грант булдырып, аларга ниндидер ярдәм күрсәтә. Ә башка өлкәләр? Күптән түгел Татарстан җитәкчелегенә «Милли әлифба һәм язма мирас көне» булдырыйк дигән тәкъдим белән чыктык. Төбәкләрдә яшәүче кайбер милләттәшләребез гомерен милләткә багышлый, тарихны барлый, кемдер татар халкына файдалы башка матур хезмәт куя, әмма алар гел читтә кала. Сабантуй уздырганда уеннарда катнашучыларга зур бүләкләр өләшергә кызганмыйбыз, ә милләт өчен тырышып йөргән затларга игътибар җитеп бетми. Чит төбәктәге ватанпәрвәр, татар җанлы кешеләргә бөтенләй әһәмият бирүче юк диярлек. Күрше ватандаш урыс халкы Славян язуы һәм мәдәнияте көнендә гөрләтеп бәйрәм уздыра. Чарада дин әһелләре, зыялылар, язучылар, композиторлар бергә чыгыш ясый, бу – халыкны рухландыра торган бәйрәм. 26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне үтә. Аны киңәйтеп, башка өлкәләрдә дә җәелдереп, алдан ук программа язып, ел дәвамында ниндидер эшләр башкарып, конкурслар, бәйгеләр уздырып, ахырдан бер нәтиҗә ясарга була. Әйтик, ел да уза торган Изге Болгар җыенында, төбәкләрдән килгән имамнар, милләттәшләребез алдында җиңүчеләрне халыкка күрсәтеп бүләкләргә мөмкин. Ул дини, шул ук вакытта милли, дөньяви төсмерле дә булыр иде.

– Берничә ел элек Пенза өлкәсенең Гөлбистән авылына барырга туры килде. Анда мәхәллә системасы сакланган, гөрләтеп эшлиләр, яшиләр. Авыл халкының нинди генә моң-зары булмасын, берәү дә авыл советына бармый, мәчеткә килә, бөтен проблема шунда хәл ителә. Ә сез бездә мәхәллә булдыруны ничек күрәсез?

– Татарстанда да андый авыллар юк түгел. Читтә башка милләтләр арасында яшәсәң, мәхәлләгә ихтыяҗ тагын да зур. Оешкан төстә эшләмәсәң, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Гомумән алганда, халыкны туплап, әйдәп барган, локомотив кебек башта торган шәхес кирәк. Ул сәясәттән ерак булырга тиеш. Партия вәкилләренең кешеләр белән уйнавыннан халык болай да туйган. Ачыктан-ачык сөйләшү, берәүне дә тартмау, төртмәү, какмау мөһим. Һәр авылда үзенең хөрмәтле кешесе табыла. Шулар берләшсә, вәзгыятьне үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, Чуашстанның Шыгырдан, Тукай, Согыт, Урмай авылларында һәр айның соңгы якшәмбесендә сәгать икедә авыл китапханәсендә 40-50 кеше авылның Иҗтимагый киңәшмәсенә җыелып нәрсә эшләячәкләре турында киңәшләшәләр, план төзиләр. Ниятләрне тормышка ашыру өчен авылдашларыбыз матди ярдәм дә күрсәтә. Мисал итеп Тукай авылындагы Җәмәгать советын китерим. Анда халык бик актив, матур эшли. Алар балалар арасында төрле бәйгеләр уздыра, мәктәп укучыларын экскурсияләргә алып бара, ел укучысы һәм укытучысы бәйгеләре оештыра, авыл янында зур парк корып 20 меңгә якын агач утырта, шәкертләр бәйрәме үткәрә, ятимнәргә, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә, сайтлары эшли, газета чыгара, Сабантуй бәйрәменә дә үзләреннән өлеш кертә, авылдагы чишмәләрне чистарталар һ.б. Социаль юнәлештәге бу хезмәтне халык үзе кызыксынып башкара, хөкүмәттән нидер өмет итеп, көтеп ятмый.

– Авылларда, районнарда булдыклы, акчалы ир-егетләр, эшмәкәрләр җитәрлек. Кайберләре дин юлына баса, күңелләрендә иман чаткылары кабынып, мәчет салдыра башлый. Тик ни өчендер алар бу эштә бер-берсен уздырырга, гыйбадәт йортын затлы, купшырак итәргә тырыша, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә ярдәм итү турында уйламыйлар. Ниятләре дә дөрестер, ләкин мәчет затлы булса да, халык йөрми, аннары үзләре үк, кеше диннән читләшә дип зарланалар бит.

– Мәчет салучыларга рәхмәт, бу өлкәдә зур эш башкарыла. Гыйбадәт йорты булу – халыкка җыелу өчен яхшы урын. Мәчет салдыру белән генә туктап калмаска, эшне дәвам итәргә кирәк. Минемчә, аңлату эше мөһим. Ул егетләрнең иман йорты тергезүләре эшебезнең беренче баскычы булсын. Ә инде алга таба дин юлындагы хезмәтне үзебез дәвам иттерик. Күптән түгел Кавказ регионнарында, Чечен республикасында булып кайттым. Анда байлар мәчетләр салдырган, хәзер кешеләрне хаҗга җибәрәләр. Кемдер Мәккәгә илле, кемдер йөз кеше озата. Анда хаҗга кеше җибәрү зур, дәрәҗәле эш санала. Бөтен Чечен халкы киеменә кадәр үзенең шәхси стилен саклап киенә, игътибар итегез, чечен балалары Коръән хафиз булырга укыйлар. Безнең күпме татар байларыбыз булып та, хәтта башкалабыз Мәскәүдә ничә татар мәктәбе, балалар бакчасы, татар театры, музей, мәдәни тәрбия үзәкләре бар? Зур татар оешмалары биналар сатып алып биреп яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итә алмыйлармыни?
Сезнең фикер белән дә килешәм. Без матди якка игътибар бирәбез, ә интеллектуаль тормыш, кешеләрнең эчке дөньясы икенче планга күчә. Яшьләребезнең эчке дөньясын, әдәп-тәрбияләрен ныгытырга тырышыйк, лидерлар үстерик. Лидер дигәндә федераль телеканаллардан күренә торган ике-өч татар гына түгел, һәр авылда дөрес тәрбия алган егетләр булдыру дигән сүз. «Башкаларның тәрбиясе дөрес түгелме әллә?» – дияр кайберәүләр. Сүз дә юк, аларның тәрбиясе дә дөрес. Элек бит татар буржуазиясе катламы булган. Алар мәдрәсәдә укыган, тормышта югарылыкка ирешкән һәм шул вакытта үз халкын онытмаганнар, аңа гел ярдәм итәргә кирәген белгәннәр. Милләтне шундый затлар бизи. Әмма алар дефицит. Хәер, үзгәреш сизелә. Элек читтән генә карап йөргән кешеләрнең дә күңелләре йомшарып, дингә мөнәсәбәтләре җылынып бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Ул бер генә гает намазын да калдырмый, үзенең исламга карата мәхәббәте бар икәнен, мөселман булуын күрсәтә, шул ук вакытта башка диннәргә дә хөрмәт белән карый. Моны татар зыялылары, эшмәкәрләре, халык та күреп тора. Бер-берсенә ияреп, егетләр намазга баса, хаҗ кыла, динебезгә ярдәм кулы сузалар. Чөнки алар аңлый: иртәгәгә караганда бүгенгесе яхшырак.


– Яшьләр арасында намазга басып, дин белән генә яшәүче, дөньяви тормыштан читләшүчеләр очрый. Ислам монахлыкны хупламый. Бу киләчәк өчен куркыныч тудырмыймы?

– Пәйгамбәребез хәдисләре аша: «Дөнья белән ахирәтне тигезләп барыгыз. Дөнья дип ахирәтне, ахирәт дип дөньяны ташламагыз», – дигән. Хәзрәти Гомәр мәчеттән чыкмыйча укып утыра торган мөселманнарны күргәч: «Нишләп монда утырасыз? Сезне кем ашата соң?» – дигәч: «Тегеләр, башкалар эшләп ашата», – дигәннәр. Хәзрәти Гомәр: «Барыгыз, хезмәт итегез һәм намазларыгызны вакытында үтәгез», – дигән. Җәмгыятьтән читләшергә ярамый, халык белән бергә барырга кирәк. Яшьләр арасында аерым төркем булып үзләрен дөрес яшибез, дип са- ный, башкаларны хаталы, диючеләр бар. Алай булырга ярамый. Гыйлемең бар икән, син дини өлкәдә белеме юк кешеләрне дингә тартырга бурычлы. Арбага җигелергә кирәк. Яшь тай кебек сикергәләп йөреп кенә булмый. Динне чын йөрәгең белән кабул итеп яшәсәң, шуңа омтылсаң, анда бөтен сорауларга җавап бар.

– Кайберәүләр динне бизнес итеп күрә. Үзегез дә ихласлык мөһим, дидегез. Бу сыйфат иң элек нәрсәдә чагылырга тиеш?

– Дин әһеле иске-москы киемнән йөрергә тиеш дигән сүз юк. Пөхтә киенгән, үзен тәрбияли торган, абруй казанган, фикерен әйтеп, башкаларны үз артыннан ияртә алырдай шәхес булырга тиеш. Дин әһелләре арасында төрле фикер йөртүчеләр очрый. Изге күңелле, дөрес юлдан баручылар күбрәк дип әйтәсем килә. Үзе турында гына уйлаган, үз тормышын гына кайгыртып, моның өчен динне бер чыганак итүчеләр дә юк түгел. Ихласлыкны тыш- кы яктан күрсәтеп бетереп булмый, ул – кешенең эчке дөньясы. Күпме генә кыяфәт ясап йөрсә дә, көннәрдән бер көнне адәм баласының чын йөзе ачыла. Дингә килгән кеше тыштан ялтырап, эчтән калтырарга тиеш түгел. Шуңа да эчке дөнья белән эшләү зарур. Эчке дөнья исә безнең гамәлләрдә, кылган эшләрдә чагыла. Кешене ничек кенә пычратырга тырышсалар да, әгәр ул саф күңелле, туры юлдан бара икән, изгелеге күренә. Кояшны каплап булмый аны. Кайбер галимнәребез: «Ихласлык ул – җимеш төшенең мае шикелле», – дигән.

– Соңгы арада радикаллар дигән сүзне еш ишетәбез, районнарда, авылларда безнең гореф-гадәтләргә каршы килеп төрле шик-шөбһә таратып йөрүчеләр очрый. Кемнәр алар? Бу агым каян килә?

– Бу куркыныч әйбер һәм ул юк түгел. Моның дәлилләре дә, фактлар да бар. Андый фетнәләр динебез тарихында электән үк очрый. Аның белән көрәшү юлы бер – мәгърифәтне тарату, кешеләргә белем бирү. Гыйлемле, мәдәниятле кеше чит-ят уеннарга иярми, алданмый.

– Төрле төбәкләрдә күп йөрисез, дин әһелләре белән аралашасыз. Исламофобия сизеләме?

– Сизелә. Җитмәсә, киңкүләм мәгълүмат чаралары, сүз уйнатып, газета-журналлар, сайтларның рейтингын арттырабыз дип, журналистлар да теләсә нәрсә яза. Элек «мөселман террористлары» дияләр иде. Ярый инде, хәзер аларны «бандитлар» дия башладылар. Шуңа да карамастан, кайбер төбәкләрдән читтән мөселманнар килеп урнашты. Алар үзләренең ментали- теты белән, үз манараларыннан карап, илебезнең шартларына яраклашып бетә алмыйлар. Төрле провокацияләр аркасында күрше милләтләр арасында исламга куркып карау бар. Моның белән көрәшергә кирәк. Күп милләтле, күп динле Русияне саклау өчен төп принципларның берсе булган халыклар дуслыгын ныгыту мөһим.

– Мәскәүдә мәчетләр җитмәү проблемасы берәр ничек хәл ителәме?

– Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә андый мәсьәлә әле дә саклана: мөселманнарның саны арта, ә мәчетләр җитми. Мәскәүдә дүрт мәчет комплексы эшли. Кайбер эшкуар егетләр мәчеткә бармый, офисларында 10-15 кеше җыелып намаз укыйлар. Аларның саны 40тан артык диләр. Бу гыйбадәтне фатирларда үтәүчеләр бар. Әлбәттә, мәчет җитмәү проблемасын чишү шарт. Шәһәр хакимияте алдында бу сорауларны даими күтәрәбез һәм яңа Мәскәү территориясендә мәчет салырга мөмкинлек булыр дип ышанабыз. Дөресен генә әйткәндә, Мәскәү белән Петербургта башка милләт мөселманнарына караш бераз кискен, җитәкчеләр халык фикереннән курка. Ә инде гаетләр вакытында, мэр белән сөйләшеп, мәчетләрдән башка тагын дүрт урында, «Сокольники» паркында, «Москвич» стадионында җыелабыз. Анда өсте ябулы павильоннарда намазлыклар җәеп, мөнбәр куеп, гыйбадәт үтибез. Мэр бер бина да бирде, шунда җомга намазын уздырабыз, татар телендә вәгазь сөйлибез. Гомумән алганда, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә мәчет юклыгы проблемасын хәл итү җиңел. Теләүче кеше генә кирәк. Татар эшкуарлары бер яки ике катлы артык зур булмаган бина сатып алып куйса, аны Татар рухи мәркәзе дип ачарга мөмкин. Анда хатын-кызлар, балалар җыела, намазлар укый алабыз. Кызганыч, моны эшләүче кешеләр юк, югыйсә Ауропада бу мәсьәлә күптән нәкъ шулай чишелгән. Барыгыз, сорагыз дип киңәш бирүчеләр, акыл өйрәтүчеләр генә күп. Федераль Хөкүмәт татарларга Мәскәүдә Асадуллаев йортын бирде. Шуны кулга төшерү өчен милләттәшләребездән торган берничә фирка үзләре үк тартышып ята. Бу фетнәләр татар халкының дәрәҗә- сен төшерә. Бу түбәнчелектән үсеп, чистарып, җитди эшләр белән шөгыльләнергә, акыл сатып түгел, реаль эшләр кылып, халкыбызга хезмәт итәргә кирәк.

– Башка милләт мөселманнарының юлбашчылары үз милләте турында ничек кайгырта?

– Аларның да проблемалары җитәрлек. БДБ илләрендәге мөфтиләр: «Русиягә барган яшьләр радикальләшеп килә», – диләр. Башка милләт мөселманнары белән эшләргә кирәк. Бу мәсьәләләр Җәмәгать палатасында да күтәрелә һәм төп авырлык дин әһелләренә ята.

– Чит ил мөселманнары дигәннән, күптән түгел «Евровидение» бәйгесендә сакаллы хатын, дөресрәге, үзен хатын-кыз дип белдергән ирнең җиңү яулавы күпләрне шок хәлендә калдырды. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

– Бу – бернинди кысаларга сыймый торган чиктән аш- кан, вөҗдансыз хәл. Демократик казаныш дип теләсә нинди фахишәлекне алга сөрергә маташучылар бар. Без беркайчан да моңа иярергә тиеш түгел, динебезнең, милләтебезнең сафлыгын сакларга бурычлы, коткыга бирешергә, адашырга ярамый. Фахишәлек исә дин өчен яңалык түгел. Дин әһелләре китаплар, хәдисләрдән укып белә, ахырзаман җитәр алдыннан дөнья бик нык бозылачак, Алла сакласын! Ауропа дип ерак китәсе түгел, ул фахишәлек үзебездә дә чәчәк ата. Әйтик, татар концертларына чакыралар. Анда утырып торырга оят, басып чыгып китәргә тамашачы алдында яхшы түгел. Татар җырчыларының тавышлары да яхшы, моңнары да бар, ләкин яннарында ярымшәрә затлар биеп йөри, үзләре дә тиешенчә киенеп чыкмыйлар, әллә ниләр кыланалар. Безгә хас түгел мәдәниятсезлек бу. Шулай дәвам итсә, ярамаган хәлләр безгә дә килеп җитмәс дип әйтеп булмый.

– Әлбир хәзрәт, берничә вазыйфаны бергә алып барасыз. Барысына да ничек өлгерәсез?

– Чуашстанның мөфтие булып хезмәт итүемә быел 20 ел тулды. Анда эш төгәл рәвештә җайланган, үз көенә бара. Төп авырлык Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм башка имамнарыбыз өстенә төшә. Алар булышмаса, мин җитешә алмас идем. Мәскәүнең Диния нәзарәте зур түгел, берничә дистә мәхәлләне берләштерә. Хәзрәтләр үз эшләрен намус белән башкара. Җәмәгать палатасына исә өченче мәртәбә Милләтара һәм дин эшләре комиссиясенең рәисе урынбасары итеп сайладылар. Анда мөселманнарны борчыган мәсьәләләр буенча шактый гына чаралар уздырабыз.

– Гаиләгез өчен вакыт каламы?

– Хатыным Ләйсәния белән өч бала тәрбиялибез. Улым Гомәр, кызларым Хәдичә һәм Фатыйма исемле. Ялларда алар белән бергә булырга тырышам. Төпчегебез балалар бакчасына гына йөри әле. Буш вакытта улым белән спорт белән шөгыльләнәм, китап укыйм. Әти-әниләр, туганнар белән күбрәк күрешәм.

– Әлбир хәзрәт, нинди генә дәрәҗәле исемнәрегез булуга карамастан, кул астыгызда эшләүчеләр сезне бик гади кеше, диләр. Ничек итеп нәфес, тәкәбберлекне җиңеп, шундый булырга?

– Без бит авылда үскән малайлар, шулай тәрбияләгәннәр инде. Бервакытта да үзеңнең кем икәнеңне онытмаска кирәк. Минем укытучым, Шыгырдан имамы Миниалим хәзрәт вәгазендә: «Кайдан килгәнегезне онытмагыз», – дия торган иде. Беребез дә күктән төшмәгән, ахырдан барыбыз да туфракка барып ятачак. Әллә кем булып йөрсәң дә, гади итеп яшәсәң дә, фани дөньядан китми калмыйсың. Аннары безнең халык та бик сынаучан, нәзакәтле, юк-барга алданмый ул: җәмгыять эшендәге имам гади булса отышлырак. Үзеңне алдап гомер итү дөрес яшәү түгел, дип уйлыйм.

(Журнал Идел, №8, 2014)