Версия для печати

Мәүлид чараларын йомгаклау мәрасименә рәхим итегез!

01 января 2014

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аңа баглы булган мәчет - мәхәлләләр исеменнән сезгә булган кадер һәм хөрмәтебезне җиткерәбез һәм Мәүлет бәйрәме белән ихлас тәбриклибез.

Барлык мөселман дөньясындагы кебек үк, Чуашстанда да быел Мәүлид бәйрәмнәре гөрләп узды. Республикабыздагы мәчет - мәхәлләләрдә, авыл һәм калаларда Пәйгамбәр әфәндебезнең туган көненә багышланган мәҗлесләр, шәкертләр куйган тамашалар, касыйдә, салават һәм мөнәҗәтләр укылган мәрасимнәр оештырылды.

Гадәттәгечә, Мәүлид ае тәмамланганда, Чуашстан мөфтияте тырышлыгы белән Мәүлид бәйрәменә йомгаклау ясала. Анда Республикабыз имам - хатыйблары, Мөфтият җитәкчелеге, мәхәллә иҗтимагый шуралары вәкилләре, мөгаллим - мөгаллимәләр катнаша. Шулай ук Мәүлид мәрасимнәрендә катнашкан 200 ләп баланы бүләкләү дә әлеге чарада каралган.

Сезне шушы тантаналы мәҗлесебезгә чакырабыз.

Чуашстандагы Мәүлид чараларын йомгаклау мәрасиме Чуашстанның Шыгырдан авылында урнашкан Өч сәхабә исемендәге Җәмигъ мәчетендә узачак.

Чарабыз 2014 елның 1 нче февралендә үтәчәк.

Башлана 14.00 сәгаттә.

Рәхим итегез.