Версия для печати

Мөфти Албир хәзрәт Кргановка тәбрикнамә

11 октября 2014

Хөрмәтле мөфтиебез Албир хәзрәт!
Чуашстандагы имам-хатыйблар, мөгаллимнәр, мәчет-мөтәвәллият, мәхәлләләребездәге Иҗтимагый шуралар, “Гөлстан” мәдрәсәсе остазлары, Мөфтият колективы исеменнән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Сезнең җитәкчелектә Чуашстан мөселманнары зур үсеш юлларын узып, күрше-тирә кардәшләребезгә үрнәк, гыйбрәт булырлык хәлгә җитте. Чуашстанда динебез үсеше, мәчет-мәхәлләләребез торышы, мәгариф-мәгърифәт юлы, Аллага шөкер, ныклы адымнар белән алга бара.
Киләчәктә дә, Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек, гаилә, бала-онык рәхәте насыйп итеп, бергә-бергә динебез һәм милләтебез юлында тагы да зур хезмәтләр кылырга насыйп вә мөяссәр кылсын.
Тагын бер кат туган көнегез котлы булсын!
Олы ихтирам белән,
Чуашстан Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбулов.
Чуашстан Диния нәзарәте казые Сәедзадә хәзрәт Гимаев.