Мөфтиләр шурасы нинди оешма?
Әлбир хәзрәт Крганов җавап бирергә генә түгел, үз сорауларын куярга да әзер. Аның сораулары иң беренче чиратта Бөтенроссия мөфтиләр шурасы дип аталган оешмага кагыла.
"Россия мөфтиләренең күп өлеше анда керми. Шуңа күрә безнең исемнән Россиядә сүз әйтерлек оешма каян чыкты икән?! Безнең илдә дә, чит илләрдә дә моңа бик аптырыйлар. Мәскәү мәчетен җимерү мәсьәләсенә килгәндә, "Ботенроссия мөфтиләр шурасы рөхсәт итте” дигән сүз аптырашта калдыра, безнең белән беркем дә килешмәде”, - дип ассызыклады ул.
"Самат укулары”нда ясаган чыгышында исә әлеге вакыйга килеп туганда татар зыялыларының дәшмәвен, каршылык күрсәтмәвен тәнкыйтьләп узды.
Егерме беренче гасырда да кадимиләр яши... Гадәттә бәхәсләр, судларга мөрәҗәгать итүләр билгеле бер үзгәрешләр барганда куера. Һәм бу Россия мөселманнарына кагылышлы үзгәрешләр Мәскәү мәчете җимерелү вакыйгасы белән башланды, дип әйтү бик үк дөреслеккә дә туры килмәс, мөгаен. Ул бары фикерләр каршылыгын куертты гына.
Әлбир Крганов исә үз чыгышында фикерләр төрлелеге бүгенге заман кадимиләре һәм җәдитчеләре арасында күзәтелә, дип аңлатырга тырышты.
Ул болай диде: "Эш барышында алар белән безнең арабызда ике төрлерәк фикер яши. Безне кадимиләр дип гаеп итсәләр, без моңардан читләшмибез. Бабаларыбыз юлын - сәхабәләр юлы, дип таныйбыз. Ләкин җәдитчелектән дә читкә китмибез. Әмма моның белән артык мавыгып китәргә теләк юк. Алар арасында бер урталык булырга тиеш. Дингә реформа, модернизация ясыйбыз дип, мөфти һәм дини идарәләрнең дә кирәкмәве хакында сүз күтәрә башладылар. Менә бу тамырны кисүгә бик ошаган. Һичшиксез, бөтен өлкәләрдә мөфтиятләрнең нык булуы өчен тырышачакбыз. Бу структура дәүләт белән эш алып барырга да, мөселманнарга да уңай. Үзәк дини идарә тарафыннан мөфти Тәлгать хәзрәт күптән әйтеп килә: үзәк дини идарәләрдән чыккан оешмаларның яңадан кайтуына без риза гына. Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Равил хәзрәт бу карарга килә алса, Үзәк диния нәзарәтенә яңадан кайтып кушылуга теләк белдерсә, бәлки бу бердәмләшүгә бер сәбәп булыр. Ләкин яңа оешма хәзергә мөмкин түгел, 220 еллык Үзәк дини идарә сакланырга тиеш. Аның мөфтие Тәлгать хәзрәт чын мәгънәсендә хакыйки сайланган мөфти, 30 ел хезмәт итә һәм ул алга куйган милләтләр, диннәр дуслыгы турындагы фикерләр өстен чыкты.Ничектер менә милли фикергә дә хыянәт итмичә, илнең бердәмлеген дә саклап, ул үенең карашын булдыра алды. Без моны күрәбез. Бу җитәкче зурлауга бик лаеклы һәм аның тирәсендә бергәләшеп эш алып барырга тиешбез”. intertat.ru