“Бөтен татарлар Казанга карап тора. Россиядәге татар мөфтиятләрен оештыра торган оешма — ул хәтта мөфтият тә түгел, ә Бөтендөнья татар конгрессы. Барыбызны да бергә җыеп, форумнар оештырып, Болгарга алып баручы дини түгел, ә иҗтимагый оешма булды”, - диде Әлбир Крганов бүген “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә журналистлар белән очрашу барышында.
Мәгълүм булганча, декабрь башында Россия мөселманнары дини шурасы оешу хакында игълан ителде. “Татар-информ” хәбәрчесе Әлбир Кргановтан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең хәзер кайсы мөфтияткә карарга тиешлеге белән кызыксынды.
“Татарстан мөфтиятенең кайсыдыр мөфтияткә карарга тиешлеге хакында сүз бармый. Татарстан мөфтияте — Россиянең бик олы мөфтиятләреннән. Ул үзе үк федераль дәрәҗәдәге мөфтият шикелле. Республиканың бер районында 40-60, хәтта 80ләп мәхәллә бар. Татарстан Республикасының мөфтияткә ярдәме бик зур. Башка бер генә дә мөфтияткә дә, хәтта матди яктан да, мондый ярдәм күрсәтелү юк”, - дип билгеләп үтте Әлбир Крганов һәм мондый ярдәмне тагын Чечня Республикасы мөфтияте генә алуын ассызыклады.
“Татарстан бүген шундый вәзгыятьтә — ул татар мөфтиятләренең берсен якынайтып, берсен читләштерә алмый. Дөрес тә түгел. Татарстан — ул төп йорт шикелле. Төп йортта исә теге киленне күбрәк яратам, монысын якынрак дип уйнарга ярамый. Татарстан да шулай”, - дип бәяләде мөфти республикадагы төп дини оешма эшчәнлеген.