Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне ихлас күңелдән олуг бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм.
Сезгә һәм барлык мөселман татар халкына Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, күңел сафлыгы, җан тынычлыгы, бәхетле вә бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.
Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Иншаллаһ, алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен, бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын.
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе Р.З. Закиров