Версия для печати

Чувашстанда "Шыгырдан сөйләшүе" өч сессиягә бүленеп уздырыла

21 сентября 2017

 Төбәкара VII авыл икътисад форумы мәрмәр ит җитештерүне арттыру турында сөйләшүдән башланды.

(Чувашстан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Чуашстан Республикасында чираттагы төбәкара авыл икътисад форумы ачылды. "Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән "Шыгырдан сөйләшүе" VII авыл икътисад форумы бер үк вакытта өч түгәрәк өстәл артында уза. Шундый сөйләшүләрнең берсе мәрмәр ит җитештерүне арттыру юлларына багышланган иде.

Чуашстан Республикасында 200,9 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнелсә, шуның бик аз өлешен генә итчелек юнәлешендәге терлек тәшкил итә - 1200 баш. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Светлана Мясникова сүзләренә караганда, итчелек тармагы юнәлешендәге терлекләрнең баш санының артуы күзәтелә. Үсеш - 111 процент.

"Итчелек тармагындагы терлек асрау белән республиканың 4 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 8 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә", - диде Мясникова әлеге тармакта үсеш өчен мөмкинлекләр булуына ишарәләп.

Шул ук вакытта рентабельлек дәрәҗәсе югарырак булган сөтчелек тармагында республиканың 137 хуҗалыгы һәм 238 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә.

Сессиядә катнашучылар ит җитештерү тармагында булган проблемалар, аларны хәл итү юнәлешендә дәүләт ярдәмнәре турында да сөйләште.

Форум үз эшчәнлеген дәвам итә.

"Татар-информ"