Татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә Мәүлид бәйрәме әле соңгы елларда гына үткәрелә башлаган булса да, Чуашстанда элек – электән үк халкыбыз пәйгамбәребез хөрмәтенә һәр йортта, имамнарны чакырып, мәҗлесләр ясап, салават - догалар укып бәйрәмнәр уздырган. Мөхәммәт гәләйһис – сәләмнең туган көнен билгеләп үтү хәтта дин тыелган чорда да дәвам иткән.
Динебез күтәрелеш кичергән соңгы дистә елда бу бәйрәмнәр мәчет - мәхәллә һәм алар каршында эшләп килүче мәктәпләр белән бергәләп тантаналы рәвештә уза. Быел да республикабызның татарлар яшәгән барлык авыл – калаларында, мәхәлләләрендә Мәүлид бәйрәмнәре гөрләп узды.
Сөекле пәйгамбәребезнең әниләр хакы, дәрәҗәсе турында хәдисләре бик күп. Шул хәдисләргә таянып, быел Чуашстанда үткәрелгән Мәүлид мәҗлесләре дә әниләргә багышланган. Иң беренче булып бәйрәм тантаналары Урмай авылының Кара пулат мәчетендә башланды. Бәйрәм Чуашстан мөфтиятенең Урмай мөхтәсибәте һәм татар автономиясе тарафыннан оештырылды.Бәйрәмгә килүчеләр игътибар белән имам – хатыйб Фәнис хәзрәтнең вәгазен, мәүлид догасын, шәкертләрнең салаватларын, мөнәҗәтләрен тыңладылар. Бу чарада “Мишәр” төркеме дә катнашып, бик матур чыгыш ясады. Авылның Рәхимулла хәзрәт исемендәге мәчетендә дә имам – хатыйб Хәмидулла хәзрәт, мәхәллә халкы тырышлыгы белән бик күркәм бәйрәм оештырылды. Тукай авылындагы бәйрәм чараларында Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Гөлзада Сафиуллина, “ Бәрәкәт” вокаль-инструменталь ансамбле катнашты. Мөфти Албир хәзрәт Кргановның вәгазеннән соң, алар җыелган мәхәллә халкын мөнәҗәт – салаватлар белән сөендерделәр.
Әлебашы һәм Татар Шырты авылындагы Мәүлид бәйрәмнәре мәхәллә халкының активлыгы белән истә калды. Чичкан авылында казый хәзрәт Сәетзада Гимаев җитәкчелегендә үткән мәҗлес тә бик җылы, күркәм үтте. Казый хәзрәт үзе мәүлид догасын укыды, вәгазь сөйләде балаларга бүләкләр өләште. Мәҗлес корбан ашы белән тәмамланды.
Шыгырдан мөхтәсибәтендә....
Мәүлид кичәсе алдыннан Шыгырданның Клайчы мәчетендә мөгаллимә Гөлфия абыстай җитәкчелегендә, мәхәллә халкы, бигрәк тә хатын - кызлар тырышлыгы белән зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм бик истәлекле, ихлас булды.Чарада Мәскәү, Үзәк төбәк, Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов катнашып, мәүлид догасы укыды, вәгазь сөйләде. Соңрак шәкертләр мөнәҗәт – салаватлар әйттеләр, дини җырлар җырладылар. Бәйрәмгә җыелган халыкны татар халкының милли ризыкларыннан әзерләнгән аш – су белән сыйладылар. Һәр Мәүлидкә багышланган бәйрәм милли ризыклардан әзерләнгән яисә корбан ашлары мәҗлесе белән тәмамлана. Кыр Бикшиге авылында Мәүлид бәйрәме мәктәпнең актлар залында узды. Бәйрәмне үткәрергә имамнарга Бикшик авылы мәктәбе укытучысы, республика татар халык театры җитәкчесе Дания ханым Сәләхова булышты. Бикшиктә узган бәйрәмдә шәкертләрдән тыш, бик күп мәктәп балалалары да катнашты. Хәдисләргә таянып куелган сәхнә тамашалары җыелган халыкның күңеленә хуш килде. Авылның өч мәхәлләсе тарафыннан берәр корбан чалынып, мәхәллә халкы ашлар белән сыйланды. Кызыл Камыш, Чишмә авылларында да Мөхәммәт гәләйһис - сәләмнең туган көнен бик матур итеп билгеләп үттеләр.
Чуашстан диния нәзарәте тарафыннан Мәүлид бәйрәме Шыгырданның яңартылган мәдәният йортында уздырылды. Бәйрәм бик тантаналы рәвештә, бик күп кунакларның котлау сүзләре, “ Гөлстан” мәдрәсәсе,төрле мәхәллә шәкертләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Мөфти хәзрәт тарафыннан искиткеч дулкынландыргыч итеп Мәүлид догасы укылды. Бу чарада да “ Бәрәкәт “ төркеме һәм Гөлзада Сафиуллина катнашып, бәйрәмгә ямь өстәде. Ә инде Чуашстан башкаласы Чабаксарда үткәрелгән Мәүлид бәйрәме республикабызның татарларын гына түгел, барлык мөселман халкын берләштергән бәйрәм булды. Чуашстан Мөфтияте татарларда булган исламның кануннарын саклауда, дәвам итүдә төп оештыручы, башлап йөрүче булуын күрсәтте. Бәйрәмгә бары тик мөфти Албир хәзрәтнең татар мәкаме белән мәүлид укуын тыңлар өчен генә дә Казаннан, Яшел Үзәннән кадәр килгән кунаклар да бар иде.
2014 нче елгы Мәүлидне йомгаклау
Барлык мәхәлләләрдә бәйрәм чаралары тәмамлангач, гадәттәгечә, йомгаклау кичәсе үткәрелә. 2014 нче елның Мәүлид бәйрәме Шыгырдандагы Республиканың “Өч сәхәбә” исемле җәмигъ мәчетендә оештырылды. Бу тантаналы чарада Чуашстанның барлык имам – хатыйблары, мөгаллим – мөгаллимәләр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, милли татар оешмалары вәкилләре, “ Гөлстан” мәдрәсәсе, төрле җирле мәхәлләләрнең Мәүлид бәйрәмнәрендә катнашкан шәкертләре, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, авылның аксакаллары, күптөрле кунаклар катнашты. Шулар арасында Мордовия мөфтие Зәки хәзрәт Айзатуллин, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов,Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәтнең кызы Зөбәрҗәт абыстай һ. б. булды.
Бәйрәмне Мөфти Албир хәзрәт алып барды. Ул һәр мәхәллә вәкилләренә, шәкертләренә, килгән кунакларга сүз биреп барды, җыелган халык зур игътибар белән котлау сүзләрен, шәкертләрнең мөнәҗәт – салаватларын, хикмәтле тамашаларын тыңлады. Зөбәрҗәт абыстай элеккеге имамнардан ишетеп калган мөнәҗәтләрен сөйләп күңелләрне рәхәтләндерде.Ә инде Мөфти Албир хәзрәтнең Мәүлид укуын тыңлаганда, күпләрнең күзләрендә яшь күренде. Күмәк халык белән бергәләп салават, касыйдә укыганнан соң, күңелләр сафлана, иман белән нурлана. Соңрак барлык балаларга да Чуашстан диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Тантаналы өлештән соң, 200ләп кеше мәчетнең беренче катында әзерләнгән бәйрәм табыны артына утырып, кунак булды. Әлеге затлы мәҗлескә үзе катнашып, барча кешеләр белән бергә салават – касыйдәләр кабатлаган Салават Фәтхетдинов та бу искитмәле бәйрәмдә катнашуы белән бик бәхетле булуы турында сөйләде. Әниләр темасын дәвам итеп, шуны да әйтеп үтик: әниләре Нурҗиһанның якты истәлеген саклап, Шыгырдан һәм Бикшик авылы халкын концерт – тамаша белән сөендерү өчен бертуган Купкәновлар Салаватның җыр театры төркемен чакырып китерде. Алар да матур эшләре, Ислам юлындагы күркәм хезмәтләре өчен Аллаһның рәхмәтләренә ирешсеннәр иде.
Киләчәктә дә һәрберебезгә динебез, халкыбызның гореф-гадәт һәм йолаларын саклап, киләсе буыннарга түкми-чәчми тапшырып калдырырга һәрбарчабызга Раббыбыз насыйп итсен, мондый күркәм мәҗлесләребезне киләсе елларда күрергә Аллаһы Тәгалә язсын иде.
Фәния Вәлитова,
Чуашстан Диния нәзарәте матбугат үзәге