Версия для печати

Башкалар йоклап ятканда...

26 декабря 2014

Авылларыбыз таркала, яшьләр китә, дип зарланабыз. Ә менә Чуашстандагы Шыгырдан авылында (туу үлем-китемнән ике мәртәбә артыграк), яшь гаиләләр йорт торгызсын дип, янәшәдә 504 ху­җа­лыкка җир кишәр­лекләре бүлеп биргәннәр. Корыласы яңа микрорайондагы дүрт урамга 4 чакрымлык асфальт юл түшәү, мәчет салу, 4 гектарлы биләмәдә 25 метрлы бассейны, спорт-күнегү заллары, медицина пункты булган физкультура-сәламәтләндерү үзәге, футбол кыры, хоккей-шугалак мәйданчыгы булдыру каралган.

12-13 декабрь көннә­рен­дә алты меңләп кеше яши торган әлеге алты мә­четле салада уздырылган IV тө­бәкара “Шыгырдан диалогы” авыл икътисадый җые­нында бу хакта шушы авыл җирлеге башлыгы Марат Айзатуллов хәбәр итте. Җыен барышында биредәге төзек­леккә, ха­лыкның муллыкта яшәвенә исләре киткән кунаклар аны дәүләт эчендәге дәүләт дип зурлады, тора-бара Чуашстандагы Давоска әйләнү ихтималы бар дип ычкындыручылар да булды хәтта. Авыл­ларның матди хә­лен күтәрү зарурлыгы хакында сүз чыккач: “Бу максатта без инде бишенче тапкыр уңышлы татар авыллары эшкуарларын Татарстанда җыеп, тәҗрибә алмашабыз, булган проблемаларны ур­та­га салып сөйлә­шәбез”, – дип белдерде Казан кунагы, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Җы­енны оештыручы төп ке­ше­ләрнең берсе булган Чуашстан Республикасы һәм Мәс­кәү шәһәре мөфтие Әл­бир хәзрәт Кырганов исә, форсаттан файдаланып, аңа шунда ук әлеге бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җые­нын Казанда түгел, Шыгырданда үткәрергә тәкъдим итте.
Чынлап та, биредә үрнәк алырлык, үз эшен-юнәлешен булдырган уңышлы кешеләр шактый. Беренче чиратта терлек-туар үстереп, сөт җи­тештереп, тирә-яндагы чуаш, мордва, урыс авылларыннан да мал сатып алып, шәһәр җирен ит-сөт белән тәэмин итүчеләр буларак данлыклы Шыгырдан егет­ләре. “Башкалар йоклап ятканда без инде юлда булабыз, бүтәннәр кайтып ятканда әле кайтып кына киләбез. Тик торганыбыз юк, һаман кырмыска кебек хә­рәкәттә без”, – дип аңлатты алар үз уңышларының серен.
– Без – яшьләргә нәрсә эш­ләргә, алга таба ничегрәк яшәргә тәкъдим итәсез? Булган акчаны кая салырга? – дип мөрәҗәгать итте залдагы егетләр президиумдагы олы кунакларга. “Барыннан да элек конкуренциягә сә­ләтле товар җитештерергә кирәк. Бу, әлбәттә, кешенең осталыгына, һөнәрен ни дә­рәҗәдә белүенә бәйле. Рес­публика игълан иткән грант­ларда актив катнашыгыз”, – дип тәкъ­дим итте аларга Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев.
– Акчагызны белем алуга, сәламәтлекне ныгытуга салырга кирәк. Җәмгыятебезгә техник белемле яшьләр, инженерлар, технологлар җит­ми. Биотехнологияләрне өй­рәнү бик мөһим, – дип әйтте үз чиратында Татарстан Премь­ер-министры киңәш­чесе Линар Якупов. Тәгаен тәкъдим-киңәш бирүчеләр дә булды. “Шыгырданда чәч­тарашха­нәләр булмауга игътибар иттек. Мөгаен, авыл­ның алты-җиде төшен­дә шундый бина ачарга буладыр. Инде ир-атларыгыз ха­тын-кыз оста­ларның хез­мәт күр­сәтүенә риза түгел икән, Казанда егет­ләрегезне укытып кайтарыгыз. Киләсе “Шы­гырдан диа­логы”на кил­гәндә капка тө­бен­дәге колга башында Россия, Чуашстан әләм­нәре генә җилфердәми­чә, Шыгырдан әләме дә җил­фердәсә күңелле булыр иде.

Авылның гербын булдыруга да беркем каршы килә алмый – монысы да сезнең ихтыярда”, – дигән тәкъ­димгә дә колак самый калмас, шәт, егетләр.
Ә менә җыенда чыгыш ясаган Казандагы Иран, Төр­кия консуллыгы җитәк­че­ләре, Кытайдан килгән эшкуар мил­ләттәшләребез, сүз берләш­кәндәй, тәрбиягә басым ясады, милли-дини го­реф-гадәт­ләребезгә тугрылык сакларга чакырды. Икенче көнне шушы чарага ялганып киткән XI төбәкара “Шыгырдан укулары” гыйльми-гамәли җыелы­шы да шул темага – Россия авыл җирле­гендә ислам мә­дәниятен сак­лап яшәү зарурлыгына багышланды.
– Без, Россия гражданнары, татар-мөселманнар булып яшәү өчен, мәхәллә ти­рәсендә оеша белергә тиеш. Ислам яшәешенең үрнәк­ләре бармы соң дисәк, Чуашстандагы әлеге Шыгырдан, Тукай, Урмай авыллары – шушы яшә­ешнең күркәм мисалы. Хәзер мәктәпләрдә дә дин турында башлангыч белем бирелә. Дөрес, кайбер төбәкләрдә уку­чы кыз бала­ларның мәк­тәпкә яулык бәй­ләп килүе җәһәтеннән проблемалар килеп чыкты. Сездә аңла­шыл­мау­чылыклар юк ши­келле, – дип чыгыш ясады анда Казандагы РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәм­мәтшин. Бу уңайдан Чуашстан Диния нәзарәте казые, Чичкан авылы имам-хатыйбы Сәетзадә хәзрәт Гыймаев фикере аеруча гыйбрәтле. “Мин мәк­тәпне 1952 елны тәмам­ладым. Ул вакытларда укытучылар үзләре мәктәптә яулык бәйләп йөрде. Кайсыдыр кыз бала яулык бәйләми килсә, бар, өеңнән яулы­гыңны алып кил, дип аны кайтарып җи­бәрәләр иде”, – дип сөйләде ул. Алтмыш ел эчендә нәрсә үзгәрде соң: татары, урысы шул арада европалашып беттеме әллә?! Илленче, алтмышынчы елларны сурәтләгән совет киноларында, дәһрилек заманы дип исәпләнелсә дә, барча ха­тын-кызлар да диярлек яулыклы бит.
Тарих фәннәре докторы, этнолог, Шиһабетдин Мәр­җани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Дамир Исхаков исә, төбәктә туган як тарихын өйрәнүчеләрнең шак­тый икәнлеген күреп, киләсе елның март аенда, Бөтендөнья Татар конгрессы канаты астында, Казанда туган якны өйрәнүчеләрнең бөтенроссия татар җәмгыя­тен оештыру җыелышы булачагын, шуңа кадәр Чуашстанда да милләт­тәшлә­ре­безгә туган якны өйрәнү­челәрнең җирле оешмасын булдырырга чакырды. Татар җирендә ислам дине таралу, шул ук вакытта традицион мәдәнияте­бездән килгән го­реф-гадәт­ләребезнең дә сак­ланып калуы хакында әт­рафлы чыгыш ясады ул. Тәгаен алганда, аның: “Без беркайчан да гарәп булмаячакбыз, бик күп­тән ислам динендәбез дип күкрәк какмыйк, халкыбыз исламны төрле чорда кабул иткән, гарәпләрдә – үз, шигыйларда фарсы тради­ция­ләре сак­ланган кебек, без дә элгә­реләребездән килгән мә­дә­ниятебездән оялмыйк”, – ди­гәнен күпләр күңеленә салып куйгандыр, шәт.
Мәскәү кунакларының, иле­бездә шәһәрдән – авылга дигән кире процесс, ягъни кабат табигатькә, җиргә әй­ләнеп кайту күренеше башланды, дип белдерүләре дә игътибарга лаек. Әмма андыйлар еш кына яшәп торучылар, кай­тып-китеп йөрү­челәр булып чыга. Билгеле, аларга дәгъ­ва белдереп булмый. Шулай да милли рух иң әүвәл ата-бабасы җире бе­лән арасын өзмәгән, туган нигезеннән көч-­гайрәт алып яшәгән кешеләрдә саклана, минемчә.

Рәшит Минһаҗ.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 197, 23.12.2014/)