Версия для печати

27 сентябрь көнне Профессор Ә.З. Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Беренче номерлы Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары

30 сентября 2025

27 сентябрь көнне Профессор Ә.З. Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Беренче номерлы Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Тукай эзләре буйлап, Арча районының Кушлавыч һәм Кырлай авылларына сәяхәткә барып кайттылар. Бу авылларда урнашкан музейларда булдылар, Г. Тукай турында белгәннәрен искә төшереп, күп төрле яңа мәгълүмат алып кайттылар. Сәяхәт вакытында музейларда Тукайның иҗаты белән бәйле экспонатлар белән таныштылар: шәхси документлар, шигърият үрнәкләре, балаларга багышланган истәлекле күргәзмәләр. Сәяхәтне оештыручы Шыгырдан Диния нәзарәте хезмәткәрләренә һәм Чуашстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәткә олы рәхмәтләребезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.