Шәкертләргә гает бүләге ?
12 апрель көнне Шыгырдан авылында, икенче мәхәлләдә шәкертләр өчен гает бәйрәме оештырылды. Беренче булып Минхарис хәзрәт вәгазь сөйләде, аннары мөгаллимә Сания ханым Ишмуратова шәкертләр арасында викторина үткәрде. Дөрес җавап бирүчеләр тәмле бүләкләр алдылар. Соңыннан чәй табыны артында сөйләшү дәвам итте. Киткәндә һәрбер шәкерткә пакет белән бүләкләр бирелде.