Версия для печати

Бисмилла эйтеп башланган эш?

01 мая 2024

21 апрель кенне Татар Согыты мәчете шәкертләре өчен бик тантаналы һәм истәлекле көн булып үтте.
"Крокус" кафесы бинасында балалар куңелен яуларлык, мавыктыргыч итеп "Ураза бәйрәме исеме астында зур чара узды!
Беренче минутларыннан ук бәйрәм мөхите куңелләрен яулады һәм чара искиткеч оешкан төстә бер сулышта барды.
Оештыручы Ильмира ханым балаларның мәдрәсә укытучысы буларак балалар белән төрле уеннар аша дингә карата сораулар куеп, ураза тоту тәртибенә, кирәклегенә йогынты ясап шәкертләрнең белемен дә тикшереп аларга өлгерде!
Бина бик матур итеп бизәлгән, өстәлләрдә тәмле-тәмле ризыклар!
Ачылышта Коръән укылып, бәйрәм барышында бер-бер артлы догалар, хәдисләр, шигырьләр укылды.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында Мансур хәзрәт Хайбуллов, Ильяс хәзрәт Сафиянов һәм Татар Соготның имамлары һәм әниләре.