Жизнь махалли
Начальник Департамента по взаимодействию с религиозными организациями Управления Администрации Президента Российской Федерации по внутренней политике Илья Баринов, выступая на Республиканском Форуме «Ислам. Молодежь. Будущее», призвал башкирскую исламскую молодежь к саморазвитию и самосовершенствованию.
Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Түбән Варта шәһәрендә яшәүче Таһирә һәм Айгунга хиҗап киеп укырга йөрүләрен тыйганнар. Алар шәһәрнең 15-нче мәктәбендә белем ала. Таһирә 11-нче, ә Айгун 6-нчы сыйныфта укый.
"Правозащита” сәхифәсе хәбәр итүенчә, аларны 2012 елның гыйнвар аеннан мәктәпкә кертми башлаганнар. Кызлар инде икенче чирек укырга йөрми. Әти-әниләре мәктәп мөдиреннән язма рәвештә: "Нигә хиҗап кигән килеш укырга йөрергә ярамый башлады соң?”- дип сораган булган. Директор: "Яңа елдан соң мәктәп низамнамәсе үзгәрде, шуңа күрә хиҗап белән мәктәпкә килергә ярамый”, дип җавап биргән.15-нче мәктәп мөдире Зинаида Ковригина Азатлык радиосына, сүз бөтенләй хиҗап турында бармый, укучыларның эчке кагыйдәләрне үтәве турында бара, дип аңлатты. "Бу кагыйдәләр 2009 елда кабул ителде һәм мәктәп идарәсе шурасы белән килешенде. Бу кагыйдәләр нигезендә, киемнең нинди булуы билгеләнә. Эшлекле кием кию таләпләре куелганда, бөтен төрле баш киемен кию тыела”, диде Ковригина.
Мәктәп мөдире кызлар дәресләргә йөрми дигән сүз дөреслеккә туры килми ди. Хәзер кызларга мәктәпкә хиҗап кияргә ярамаганлыгы турында аңлатуларын да әйтте.
Губернатор әлегә җавап бирмәгән
Таһирә һәм Айгунның әти-әниләре 20 еллап Түбән Вартада яши. Алар чыгышлары белән Кавказдан, ди шәһәрнең имам хатыйбы Марат хәзрәт Гыйлфанов. Кызлар Түбән Вартада туган. Таһирә белән Айгунга мәктәптә хиҗап киюны тыйгач, Марат хәзрәт шәһәрнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткән булган, мәсьәлә уңай якка чишелмәгән. Аннан ул шәһәр хакимияте белән сөйләшеп карамакчы булган, әмма барып чыкмаган.
"Кызларга хиҗап кияргә рөхсәт итмәгәч, мин шәһәр хакимиятендә эшләүче түрәләр белән очрашып карадым, әмма уртак тел таба алмадык. Аннары кызларның әти-әниләре төбәк губернаторы Наталья Комаровага хат язды, әлегә җавап килмәде”, ди Марат хәзрәт.
Мәгариф департаменты башлыгының кабул итү бүлмәсеннән Азатлык радиосына, ни өчен шалтыратуыбызны белгәч, аңлатмалар булмаячагына ишарәләп: "Түрәбез ялда, аның вазыйфаларын башкаручы Наталья Морозованың сезнең белән сөйләшергә вакыты булмас, бүген ул монда юк, иртәгә дә һәр минуты язылган”, дип әйттеләр.
Марат хәзрәт Гыйлфанов элегрәк тә шәһәрдәге кайбер мәктәпләрдә кызларның хиҗап киюләрен тыярга тырышу очракларының булганын әйтә. Мәктәп мөдирләре белән очрашып сөйләшкәч, барсы да уңай хәл ителә иде, ди ул.
Төбәк җитәкчелегенең мөселманнарга мөнәсәбәте суына
Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәк татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Таһир хәзрәт Саматов та мондый хәлләрнең Сургутта һәм башка шәһәрләрдә дә булгалап торуын әйтә. Моңа кадәр сөйләшүләр юлы белән чишелә торган булган ул. Саматов Түбән Вартадагы соңгы хәл белән таныш. Алар да, диния нәзарәте һәм мохтарият исеменнән, әлеге мәсьәләне уңай хәл итү үтенече белән, төбәкнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткәннәр."Түбән Вартада әлеге мәсьәләгә кискен килгәннәр, мин кызларны хәтта мәктәптән дә чыгарганнар икән, дип тә ишеттем. Канун нигезендә мәктәп җитәкчелегенең таләбе дөрес түгел. Без аны хәл итәргә тырышачакбыз, Алла бирсә”, диде Таһир хәзрәт.
Соңгы вакытта Саматов Ханты-Манси автоном бүлгесе хакимиятенең мөселманнарга салкын мөнәсәбәттә икәнлеге сизелеп торуын да әйтә.
Сургутның үзендә дә балалар соңгы вакытта дингә нык тартыла башлады, ди хәзрәт. Ислам дине нигезләрен өйрәтү өчен унлап төркем ачканнар. Шулай ук өч катлы мәдрәсә төзеп, анда да белем бирүне җайлап җибәрергә ниятлиләр. Әмма җитәкчелек аларның эшләрен хупламаган.
"Ханты-Манси, Ямал-Ненец һәм башка төбәкләргә руханилар әзерләү өчен мәдрәсә ачып җибәрергә уйлаган идек, әмма акчабыз юк. Мин төбәкнең яңа губернаторы Комарова белән сөйләшкән идем, ул: "Дин дәүләттән аерылган, без христианнарга да һәм сезгә дә ярдәм күрсәтмибез. Безнең балалар бакчалары, балалар йортлары һәм мәктәпләр төзисе бар”, дип коры гына итеп әйтеп куйды”, дип белдерде Таһир хәзрәт Саматов.
Финляндиянең Ислам җәмгыяте татар тормышы турында "Мәчеткә илтүче юл" дипр аталган 30 минутлык фильм күрсәтте. Документаль фильмны Финляндия татарлары имамы Рамил Билал әзерләгән.
Фильм презентациясе Хельсинки шәһәрендә узды."Мәчеткә илтүче юл"да 1960 елда Хельсинкида төзелгән татар дин вә милли үзәге тарихы күрсәтелә.Биредә татар үзәге турында гына түгел, Финляндия татарлары язмышы да сөйләнелә. Фильмда татар кайда гына яшәсә дә, шунда мәчет төзи, динен һәм милләтен сакларга тырыша дигән фикер уздырыла."Мәчеткә илтүче юл"да шәхси архивлар, фото һәм видеолар һәм бары Финляндиядә уйналган, язылган татар музыкасы кулланылган.
Хәзер Финляндиядә меңгә якын татарның милләт булып оешып яши алуы турында язып китик. Финляндия татарларының бабалары чыгышлары буенча Нижгар өлкәсенең Сергач районыннан булган сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәяси сәбәпләр аркасында төпләнеп калалар.Күпчелеге Хельсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә яшиләр. Финляндия татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. Күптән түгел мәчет яңартылды.
Финляндия татарларының милли яшәешне саклауларының сере шунда - алар татар-мөселман мәхәллә системасы нигезендә яши. Ягъни шәһәр үзәгендә 4 катлы мәхәллә йортлары бар. Аның бер каты мәчет, кибет һәм мәдәни үзәк ролен үти. Татарлар мәхәлләгә теркәлгән. Милли салым (налог) дигән төшенчә яшәп килә. Әлеге акча дини вә милли эшләргә тотыла. Елга берничә мәртәбә татарларның уртак мәҗлесе, мили кичәләр уза, җәен балалар өчен лагерь оештырыла. Шул рәвешле Финляндия татарлары телне, динне саклап яши.
Ә ни өчен шәһәр шартларында Русия татарлары мәхәллә оештыра алмый? Мисал өчен, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов тырышлыгы белән Чуашстанда авылларда татар-мөселман мәхәлләләре чынлап торып системага салына башлады. Әмма әлегә шәһәрләрдә чын мәхәлләләр юк. Дөрес, монысы да булыр. Шул ук Чуашстанда Шумерля дигән кечкенә шәһәрдә бу эш башланып ята. Шуны да әйтик, бу эшләрдә Финляндия татарлары мисалы үрнәк итеп алына.
На минувшей недели прошла встреча президента Республики Башкортостан Рустэма Хамитова с председателем ЦДУМ России Талгатом Таджуддином.
19 апрельдә Татарстан Диния нәзарәте көче белән дөнья күргән Коръәни-Кәримнең "Казан басмасы” тәкъдир ителде. Чарада Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Камил хәзрәт Сәмигуллин, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш катнашты.
Уфадагы танылган татар кылкаләм остасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов Казанда 20 апрель көнне шәхси күргәзмәсен ача. Автор бу күргәзмәгә атаклы татарларның кырыкка якын портретын урнаштыра.
Рәссам соңгы айларда язган портретлар арасында баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, күренекле шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева, драматург Туфан Миңнуллин, танылган әдипләр Рабит Батулла, Ләбиб Лерон, Лена Шагыйрьҗан һәм башкалар бар.
Атаклы шәхесләребезнең портретларын язучылар элек тә булды. Ә мин инде менә бүгенге замандашларыбызны күрсәтәсем килде, - ди Вәкил әфәнде. – Хәзер менә телевидениене карасаң да, башка якларны да, гел табыш алу максатын куеп эшләгән эшләр генә күрсәтелә. Ә менә үзебезнең арадагы тугры шәхесләрне күрсәтү азрак. Шуңа бу эшкә үз өлешемне кертәсем килә.
–Әгәр кешене берничә тапкыр гына булса да күреп, аның белән ихлас сөйләшсәң, эш җиңел, рәхәт, тиз бара. Менә мисал өчен күренекле дин әһеле Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның портретын гына алыйк. Мин аның белән күп еллардан бирле якын аралашам. Шуңа да аның портретын язу да зур канәгатьлек бирде, ди Вәкил әфәнде Шәйхетдинов.
В государственно-патриотическом клубе Партии «Единая Россия» состоялся « круглый стол», посвященный 150-летию со дня рождения П. А. Столыпина, на тему «Нам нужна Великая Россия».
14 апреля 2012 г. в г. Ульяновске состоялся традиционный межрегиональный конкурс чтецов Корана учащихся медресе Приволжского федерального округа.
15 апреля Муфтий Москвы, Центрального региона и Чувашии Альбир хазрат Крганов встретился с представителями молодежи села Шыгырдан Чувашской Республики. На встрече приняли участие руководитель аппарата ДУМ ЧР Мансур хазрат Хайбуллов и глава Шыгырданского сельского поселения Решит Купкенов.
Заместитель руководителя администрации Центрального духовного управления мусульман России Артур Сулейманов предложил открыть «горячую линию» по вводимому в школьную программу курсу «Основы религиозных культур и светской этики» (ОРКСЭ).
