Жизнь махалли
В республиканском Сборном пункте Военного комиссариата Чувашской Республики состоялись проводы новобранцев-мусульман в Российскую армию.
На мероприятии участвовали председатель Духовного управления мусульман Чувашии Мансур хазрат Хайбуллов, казый Чувашии Саедзада хазрат Гимаев, мухтасиб Урмаевского мухтасибата Муфтията Чувашии Фанис хазрат Сафиуллин.
Шестеро ребят с татарских сел Чувашии, а именно с деревни Татарские Сугуты Насретдинов Радик, Валеев Рамиль, с деревни Долгий Остров Вахитов Нияз, с деревни Кзыл Чишма Сафиуллин Марсель, с села Шыгырдан Хафизов Азат, Ахметов Ильяс будут служить в рядах МВД связистами.
Во время встречи, которая прошла в молельной комнате — мечети в Сборном пункте, речь шла об обязанности мусульман перед Аллахом защищать Отчизну. Казый Чувашии Саедзада хазрат, сам будучи подполковником в отставке, делал насихат-вааз. Также Мансур и Фанис хазраты напутствовали солдатов-срочников молитвами.
26-27 ноября с.г., в МБУК "Урмаевский информационно-культурный центр" Комсомольского района Чувашской Республики, прошел новый проект " Милли мирас" (Национальное наследие). Межрегиональная научно-практическая конференция с проведением республиканского фестиваля местного фольклора татар-мишар «Национальное наследие» (Милли мирас) посвящается в этом году 20-летию Духовного Управлениямусульман Чувашской Республики. Грант-проект Минкультуры Республики Татарстан.
Фотографии Фарита Гибатдинова.
urmai.ru
2014 елның 12 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы Әлмәт шәhәрендә үзенең күчмә утырышын уздырды. Конгресның эш планы нигезендә бюро утырышлары даими рәвештә Казанда, Россия төбәкләрендә, шулай ук Татарстан районнарында үткәрелеп килә. Милли яшәеш юлында барлыкка килеп тора торган проблемалар нәкъ менә шушындый киңәш мәйданнарында үзләренең чишелеш юлларын эзли. Әлмәттәге утырыш та бик актуаль проблемаларга һәм аларны чишү юлларын эзләүгә багышланды.
Төп тема: 2014-2016 елларга каралган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә куюда төп юнәлешләр. Бу чарада Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән кунаклар,Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнарының БТК бүлекчәләре җитәкчеләре, Әлмәт мәгариф Идарәсе хезмәткәрләре, җәмәгатъ эшлеклеләре, дин әhелләре hәм башка бик күп оешма вәкилләре катнаштылар, фикер алыштылар. Киңәшмә бик эшлекле атмосферада узды.Тәҗрибә уртаклашулар булды.
Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулловның чыгышы, эшлекле, файдалы тәкъдимнәре утырышта катнашучыларда тирән кызыксыну уятты.ТР Фәннәр академисенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, бюро әгъзасы, тарих фәннәре докторы Исхаков Дамир Мәвләви улы төбәк тарихын өйрәнүнең әhәмияте турында эчтәлекле мәгълүмәт бирде.
Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе, бюро әгъзасы Фәрит Яскәрович Уразаев милләтнең аңын һәм иң мөһиме үз дәрәҗәсен үстерү өчен милли символларның кирәклеген ассызыклады, шулай ук бүгенге шартларда җирләрне милек буларак саклап калу кирәклеген билгеләде.
Утырышта иң зур проблема-татар мәктәпләренең югалулары, ябылулары турында булды. Шул исәптән, Әлмәт шәhәрендәге татар гимназиясенең дә бүгенге көндә рус мәктәпләре рәтендә булып, исеме генә калуы турындагы борчылу сүзләр яңгырады.
Утырышны алып баручы Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров билгеләвенчә, “урыннарда мондый җыеннар үткәрү милләтебез алдындагы кискен мәсьәләләрне хәл итү юлында бик мөһим инструмент булып тора, милләтнең потенциалы бик зур һәм без барыбыз бергә эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз”.
Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, Чуашстан Республикасы Общественный Палата әгъзасы Мансур хәзрәт Хайбулловның Татар конгрессы бюросы утырышында ясаган чыгышы:
Бүгенге җыелышта Татар халкының милли-этник тәңгәллеген саклауда дәүләт программасы хакында сүз бара. Әмма Чуашстанда мондый программа дәүләт дәрәҗәсендә юк. Шуңа күрә, Татарстаннан читтәге татарлар яшәгән башка төбәкләрдәге кебек үк, миллилекне саклау һәм үстерү милли җәмәгатьчелекнең үз ихтыярында кала. Чуашстанда татар милли яшәешен саклау һәм үстеръ өстендә максатчан, өзлекле гамәлләр кылына. Ул программ характерда. Шуңа күрә, бу эш-гамәлләр белән таныштырып узсак, җыелыш темасыннан читкә китү булмас диеп уйлыйбыз.
Чуашстанда бүгенге көндә 40 меңгә якын татар яши. Нигездә алар авылларда гомер кичерә. Шул ук вакытта Чабаксар, Яңа Чабаксар, Канаш, Шөмерле кебек зур шәһәрләрдә дә шактый гына милләттәшебез яши. Аллага шөкер, милләттәшләребез белән эшләү системага салынган. Чуашстан Диния нәзарәте белән кулга-кул тотышып Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендә республика татар милли-мәдәни автономиясе барлык көчләрен милли яңарыш идеясына багышлый.
Бүгенге көндә Чуашстан Диния нәзарәте һәм татар автономиясе тарафыннан берничә юнәлештә эш алып барыла. Һәм алар бер-бере белән тыгыз бәйләнгән. Үрелеп бара дип әйтеп була.
Әлбәттә, милләтнең ул нигезе гаилә. Шуңа күрә, безнең эчшәнлектә гаилә беренче урында. Чуашстан Диния нәзарәте бу максаттан, татарның электән килгән гаилә гадәт-йолаларын саклап, үстереп килә. Бу никах туйлардыннан алып, мәчетләрдә ел саен, шушы елда гаилә корган яшьләр белән очрашуларга кадәр. Әлеге очрашуларда гомер кичергән олы яшьтәге апалар, бабайлар да катнаша. Үзләренең нәсихәтләрен бирә. Хәзрәтләр вәгаз сөйли. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Чуашстанда әле гаилә бәйрәмнәре, балага исем кушулар, никахлар өй шартларында оештырыла, бу шулай ук гаилә рухын ныгытуга зур өлеш кертә. Чуашстанда, никах һәм бәби туйларында системалы рәвештә никах таныклыклары, исем кушу таныклыклары тапшырыла. Моннан тыш, алар мәхәлләнең махсус китапларына теркәлә. Бу шулай ук, кешене аерым бер мәхәлләгә, андагы мохиткә бәйләп куюдан гыйбарәт. Тагын, татар гаиләсе, мөселман гаиләсе, балалар әхлагы хакында китаплар нәшер ителә һәм алар бушка таратыла. Болар барысы да системага салып эшләнелә.
Инде сүзебез барышында берничә мәртәбә мәхәллә дигән сүз ычкындырдык. Бу хакта аерым сүз әйтеп китү кирәктер. Чуашстанда татар, мөселман мәхәлләсе — ул матур сүз генә түгел, ә чынлап та, бүгенге мөмкинлекләрдән чыгып оештырылган халыкның дини-милли үзидарәсе дә булып тора. Ул мәхәлләләрнең күпчелегендә аерым Иҗтимагый советлар эшли. Алар мәчет кенә түгел, үзе яшәгән җирлектә социаль эшләр дә башкара. Гомумән, мәхәллә системасын торгызу, милли-дини мохит тудыру үзе бер зур юнәлешебез булып тора. Бүгенге көндә татар-мөселман мохите булмаса, халык үзе шушы авыл, яшәгән җирлегендәге проблемаларны хәл итүдә катнашмаса – милләтебез язмышы җиңелләрдән булмас иде. Бүген Чуашстан мәхәлләләре төрле-төрле. Аларның нык алга киткәннәре дә, әле яңарак кына аякка басып килә торганнары да бар. Мәсәлән, Тукай авылында мәхәллә күпләргә үрнәк булып торырлык. Алар элеккеге колхоз җирләрен дә мәхәлләгә теркәп куйды, алар белән мәхәллә, иҗтимагый киңәшмә эш итә. Халыкка, җирәбәгә салып, җирләр таратылды. Ә милек буларак ул мәхәлләнеке санала. Моннан тыш, авыл паркы булдыру, юллар салу, башка социал проблемаларны хәл итүдә дә Тукай мәхәлләсе гыйбрәтләнерлек. Быел алар, 800 квадарт метры мәхәллә йорты да төзеп бетерделәр. Тиздән тантаналы ачылышы була. Бу эшләр барысы да халык акчасына башкарыла. Шул ук вакытта, әле чын мәхәллә булып бетмәгән авылар да юк түгел. Без анда, халыкны туплап, корбан ашлары, мәҗлесләр, бәйрәмнәр ясап, мәчетләр аша социал проблемаларын хәл итеп, акырын гына милли-дини үзидарә халәтенә җиткерергә тырышабыз. Аллага шөкер, бу юлда да эшләребез алга бара.
Тагын бер юнәлешебез ул мәгариф. Аллага шөкер, яхшымы-начармы, Чуашстандагы татар авылларында татар теле укытыла торган дәүләт мәктәпләре бар. Ааларда, иң мөһиме, туган тел укытыла. Ә нәзарәт исә мәхәллә мәктәпләрен багып тора. Аллага шөкер, динебез, йола гадәтләребездән беренчел мәгълүмать бирә торган мәхәллә мәктәпләребез күпчелек мәхәлләләребездә эшләп тора. Аларда яшь мөгаллимнәр, мөгаллимәләр дәресләр бирәләр. Яшьләр, олылар, апа-абыйлар, эне-сеңелләр сабак алалар.
Шул ук вакытта урта белем бирә торган “Гөлстан” мәдрәсәсе дә эшләп тора. Анда читтән торып та укып була. Көдезге бүлектә югары сыйныфлардагы мәктәп балалары шунда торып укый. Көндезен алар мәктәптә. Ә аннан соң мәдрәсдә белем алалар.
Мөфтият, Чуашстандагы татар мәктәпләре, республика мәгариф министрлыгы белән дә даими хезмәттәшлек итә. Шундый эшчәнлегебезнең берсе – ул 5 сыйныф балалары өчен ислам дине нигезләреннән Республика олимпиадасы. Чуашстанда татар мәктәпләре, ислам мәдәнияте нигезләре дигән фәнне укыта. Мәгариф министрлыгы белән бергә бу фән буенча олимпиаданы Диния нәзарәте оештыра.
Монна тыш, җәйлеген һәрбер мәхәлләдә диярлек балалар җәйлүләре, республика күләмендә Шәкертләр бәйрәме, Мәүлид аенда мәүлид бәйрәмнәре уза. Соңгысы хакында тагын бераз тукталып узыйк. Мәүлид бәйрәме һәр мәхәлләдә оештырыла. Анда мәхәллә мәктәбендә укучы балалар катнаша. Ел да берәр темага, мәсәлән, ана хакына багышлана. Балалар шушы темага кечкенә әсәрләр сәхнәләштерәләр, бәет, мөнәҗәт, илаһилар ятлыйлар, милли кием, милли моң, туган тел аһәңе шушы чаралар аша да балаларга кереп кала. Ә инде әхләкый тәрбия турында әйтеп тә тормыйм. Мәхәлләләрдә узган бәйрәм белән генә Мәүлид тәмамланмый, аны зурлап республика күләмендә дә оештырабыз. Аннары, балаларга кыйммәтле бүләкләр дә таратабыз.
Тагын бер юнәлеш – ул милли мәдәният. Әлбәттә, милли мохит милли мәдәниятсез булмый. Чуашстанда бу эштә без татар мохтарияте белән кулга – кул тотынып эшлибез. Бергәләп, “Зикер, фикер, шөкер” дигән шигарь астында уза торган “Арт мәдхия” дип аталган мөнәҗәтләр, дини җырлар, бәетләр фестивале, Рамазан аена багышланган “Рамазан” фестивале, сабантуйлар һәм башка күп төрле чаралар оештырабыз. Милли мәдәниятебез сагында татар автономиясе аеруча нык тора. Фәрит Гыйбатдинов тырышлыгы белән “Урмай Зәлидә” дип аталган төрки халыклар җыр һәм бию фестивале, “Урмай моңы” бәйгесе оештырыла. Казаннан мөгаллимнәр чакырылып, татар авылларындагы мәдәният хезмәткәрләренә аерым дәресләр бирелә. Данлыклы “Мишәр” ансамбле, Чабаксарда “Ялкын” ансамблләре эшли. Шулай ук, Диния нәзарәте татар мәхәлләләрендә Татар киносы көннәре оештыра. Милли мәдәни мохит, Аллага шөкер, Чуашстанда булдырылган дип әйтеп була.
Тарихы белмәгән халыкның киләчәге юк дип әйтәләр. Чуашстанда татар тарихы шулай ук өйрәнелеп киленә. Татар авылларының тарихына багышланган саллы гына китаплар чыгып тора. Шул ук вакытта, “Шыгырдан укулары” дип аталган фәнни конференция ел саен уза. Ул нигездә җирле татар-мөселман тарихына багышлана. Аның эшендә Чуашстан, Мәскәү һәм Казаннан килгән галимнәребез, академикларыбыз катнаша. Җирле тарихчылар фәнни эзләнүләре белән таныштыра. Болардан тыш, Урмай авылында “Мирас” дип аталган фәнни конференция ел саен оештырыла башлады. Ул милли тарих һәм мәдәни мирасыбызга багышлана. Шыгырдан авылында шулай ук, тарихка түгел, ә икътисадка багышланган “Шыгырдан диалогы” дип аталаган татар авыллары икътисадый форумы да ел саен уза.
Тарихыбызга сак караш яши. Чуашстандагы изге урыннар ике дистәдән артык. Гасырлар дәвамында татар-мөселманнар шул урыннарга барып, дога кылып, корбан ашлары ясап торалар. Бу әлеге урыннарга табыну түгел, ә искә алып тору. Ел саен, шушындый хәтер, истәлек көннәрен Чуашстан нәзарәте оештыра. Шәһри Болгарга ел саен уза торган “Изге Болгар җыенында” чуашстаннар иң актив катнаша. Татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, ел саен Болгарда мең кешегә табын эзерлибез. Гадәттә, анда татар конгрессы уздыра торган имамнар форумы делегатлары тамак ялгый.
Сүз уңаеннан, Татар конгрессы белән хезмәттәшлегебез аеруча сөендерә. Диния нәзарәте татар конгрессы, аның җитәкчеләре белән даими аралашып, уртак хезмәтләр кылып килә.
Гомумән, Чуашстандагы татар-мөселман мохитен булдыру төрле юнәлешләрдә бара. Ул тарихка да, мәдәнияткә дә, дингә дә, туган телгә дә нигезләнеп башкарыла. Милли оешмаларыбыз белән кулга-кул тотыныш эшләү нәтиҗәләр бирә. Әлбәттә, бөтен эшчәнлекне бер чыгышта сурәтләп булмый. Шулай да, алда саналып киткән төп юнәлешләребез шундый. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Шыгырданское сельское поселение Батыревского района
Уважаемый Алмаз Равилевич, Иосиф Евгеньевич, Шафиг хаджи!
Совет безопасности РФ одобрил проект стратегии по противодействию экстремизму, ее утвердит президент, а правительство должно к июню следующего года подготовить план реализации.
Председатель Правительства Чувашии Иван Моторин в сборном пункте г. Канаш принял участие в торжественной церемонии, посвященной проводам 15 новобранцев Чувашии, отобранных на службу в Президентском полку.
В рамках ФЦП «Устойчивое развитие сельских территорий на 2014-2017 годы и на период до 2020 годов» и Постановления Кабинета Министров ЧР от 13.02.2014 года № 42 «Об утверждении Правил предоставления субсидий из республиканского бюджета Чувашской Республики бюджетам муниципальных районов на реализацию проектов комплексного обустройства площадок под компактную жилищную застройку в сельских местности» Шыгырданское сельское поселение Батыревского района Чувашской Республики защитил проект «Комплексная компактная застройка и благоустройство микрорайона «Западный» с.Шыгырдан», в рамках которого в микрорайоне «Западный» с.Шыгырдан запланировано строительство автомобильной дороги по улицам Дорожная, Солнечная, Луговая, Западная и физкультурно-оздоровительный комплекс, наружные сети водоснабжения. На 2014 год выделены средства из Федерального бюджета – 24,500 млн. рублей, из Республиканского бюджета – 23,580 млн. рублей, с бюджета Шыгырданского сельского поселения на софинансирования в размере 1,28 млн. рублей.
2014 елның 12 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы Әлмәт шәhәрендә үзенең күчмә утырышын уздырды. Конгресның эш планы нигезендә бюро утырышлары даими рәвештә Казанда, Россия төбәкләрендә, шулай ук Татарстан районнарында үткәрелеп килә. Милли яшәеш юлында барлыкка килеп тора торган проблемалар нәкъ менә шушындый киңәш мәйданнарында үзләренең чишелеш юлларын эзли. Әлмәттәге утырыш та бик актуаль проблемаларга һәм аларны чишү юлларын эзләүгә багышланды.1911285_1600079420212955_3277133600781056139_o10317707_1600075563546674_2534161071861299163_o
Төп тема: 2014-2016 елларга каралган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә куюда төп юнәлешләр. Бу чарада Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән кунаклар,Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнарының БТК бүлекчәләре җитәкчеләре, Әлмәт мәгариф Идарәсе хезмәткәрләре, җәмәгатъ эшлеклеләре, дин әhелләре hәм башка бик күп оешма вәкилләре катнаштылар, фикер алыштылар. Киңәшмә бик эшлекле атмосферада узды.Тәҗрибә уртаклашулар булды.1496236_1600079536879610_6075501692714189054_o
Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулловның чыгышы, эшлекле, файдалы тәкъдимнәре утырышта катнашучыларда тирән кызыксыну уятты.ТР Фәннәр академисенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, бюро әгъзасы, тарих фәннәре докторы Исхаков Дамир Мәвләви улы төбәк тарихын өйрәнүнең әhәмияте турында эчтәлекле мәгълүмәт бирде.1957948_1600075316880032_5002760927264701169_o
Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе, бюро әгъзасы Фәрит Яскәрович Уразаев милләтнең аңын һәм иң мөһиме үз дәрәҗәсен үстерү өчен милли символларның кирәклеген ассызыклады, шулай ук бүгенге шартларда җирләрне милек буларак саклап калу кирәклеген билгеләде.
Утырышта иң зур проблема-татар мәктәпләренең югалулары, ябылулары турында булды. Шул исәптән, Әлмәт шәhәрендәге татар гимназиясенең дә бүгенге көндә рус мәктәпләре рәтендә булып, исеме генә калуы турындагы борчылу сүзләр яңгырады.
Утырышны алып баручы Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров билгеләвенчә, “урыннарда мондый җыеннар үткәрү милләтебез алдындагы кискен мәсьәләләрне хәл итү юлында бик мөһим инструмент булып тора, милләтнең потенциалы бик зур һәм без барыбыз бергә эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз”.
4 ноября в Чебоксарах состоялся круглый стол «Этнокультурное развитие народов Чувашской Республики», посвященный празднованию Дня народного единства. В ее работе приняли участие Глава Чувашии М.Игнатьев, представители федеральных и местных органов власти, конфессий и национальностей, депутаты, СМИ.
